Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә ришвәтчелек турында сөйләштеләр

    Белоруссия президенты Лукашенко ришвәтче түрәләрне, имеш, хәлсез колхозларга эшкә җибәргән, төрмәдә бушка ашап ятмасыннар янәсе, эшләп ашасыннар. Аптыраганнан, инде коррупция белән шулай да көрәшеп карыйлар. Әлеге "чир" хакында "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" янында да фикер алыштылар. Анда районның иҗтимагый оешмаларыннан, хокук саклау органнарыннан, мәгариф, медицина өлкәсеннән вәкилләр...

    Белоруссия президенты Лукашенко ришвәтче түрәләрне, имеш, хәлсез колхозларга эшкә җибәргән, төрмәдә бушка ашап ятмасыннар янәсе, эшләп ашасыннар. Аптыраганнан, инде коррупция белән шулай да көрәшеп карыйлар.

    Әлеге "чир" хакында "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" янында да фикер алыштылар. Анда районның иҗтимагый оешмаларыннан, хокук саклау органнарыннан, мәгариф, медицина өлкәсеннән вәкилләр чакырылган иде.
    Сөйләшүдә Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин республика социаль-икътисади мониторинг комитетының 2015 елга коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Узган елда республикада, 10 мең кешегә исәпләгәндә, коррупцион характердагы 2,2 вазифаи җинаять ачыкланган. Безнең район бу яктан "алдынгылар" рәтендә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкы ришвәтчелек югары уку йортларында киң җәелгән, дип саный. Балаларны бакчаларга урнаштырганда "уч төбен чылату" еш күренеш икән.
    Чирмешәнлеләрнең бер өлеше медицина хезмәтенең сыйфатыннан бик канәгать түгел. Респондентлар койка-урыннар җитмәүгә зар белдергән. Монысы оптимальләштерү нәтиҗәседер инде. Сүз уңаеннан, "Түгәрәк өстәл"дә районда балалар тудыру бүлеге ябылу темасын да кузгаттылар. Моны балалар аз туу (быел биредә 150 бала дөньяга килгән), белгечләрнең күнекмәләрен югалта баруы белән бәйләсәләр дә, больница җитәкчелеге роддомны ябу ягында түгел. Нишлисең, бу хакта "өстән" әмер бар. Район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзин әйтүенчә, әниләр балаларын Әлмәткә, Казанга барып табачак. Ашыгыч очракларда мондый хезмәт үзебездә күрсәтелергә тиеш була.
    Табибларга күренүне ансатлаштыру, каршылыксыз итү ришвәтчелекне киметүнең бер юлы, дип саный баш табиб. Электрон чираттан файдалану да киңрәк җәелә башлады. Бездә больницага килүчеләрнең 15 проценты табибларга дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып керә икән.
    Булган проблеманы кемгәдер бераз "төртеп" хәл итү, я эш өчен "бәхилләтү" гадәткә кергән халыкта. Урындагыларны кайвакыт әнә шулай үзебез үк бозабыз. Әлеге уңайдан, баш табиб, прайст-лист нигезендә, теләүчеләргә рәсми түләүле хезмәт күрсәтү ягында. Ашыгыч, тиз кирәк икән - кассага түлә. Шул ук вакытта райондашларыбыз бушлай медицина хезмәтенә дә хокуклы. "Без һәр планеркада ришвәтчелеккә каршы сөйләшү алып барабыз", - ди Рөстәм Мирзин.
    Район прокуроры ярдәмчесе Юрий Иванов әйтүенчә, быел район прокуратурасы тарафыннан, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә закон бозуның 40 очрагы ачыкланган. Шулардан 14 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, административ хокук бозу буенча өч эш тикшерелгән һәм бер җинаять эше кузгатылган.
    Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев ришвәтчелеккә каршы көрәш максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре автомашиналарына төшерүче видеорегистраторлар урнаштырылаган, алар инспекторлар эшен күзәтә, ди. Юлларга куелган фото-видеофиксация җиһазлары авторанспортта тизлекне арттыручыларны терки, түрәме син, гади эшчеме - прибор кагыйдә бозучыларның барын да төшерә.
    -Ришвәтчклеккә каршы көрәшне үзебездән башларга кирәк, - ди район полицейскийлары башлыгы. - Без хезмәткәрләребез эшчәнлеген бу яктан һәрдаим контрольдә тотабыз, күзәтүләр ясыйбыз. Шөкер, андый фактлар ачыкланганы юк. Әгәр полиция хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт таләп итү яки алу очраклары була икән, халык безгә хәбәр бирсен, беркемне дә яклап калырга җыенмыйбыз. Киресенчә, бу юнәлештә эш көчәячәк кенә.
    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова коррупция белән көрәштә система булырга тиеш, дип саный. Бер мисал гына, әнә балалар бакчаларына электрон чират булгач, барысы да ап-ачык күренә, әти-әниләр чират барышын үзләре үк күзәтеп бара ала, ди ул.
    Район мәгариф бүлеге белгечләре, районның Иҗтимагый Совет, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре дә ришвәтчелеккә бәйле үз фикерләрен әйттеләр. Бигрәк тә олыларыбыз илдәге бу хәлгә аптырый. Аптырарсың да: шуңа барып җиттек, Россиядә хәзер түрәләрнең дистәләгән миллион сум ришвәт алуда тотылуы, әйтерсең, гадәти күренеш. Ришвәт алуда хәтта федераль дәрәҗәдәге министр кадәр министр "янды". Нинди министр диген әле, төбәкләрне үстерү өчен җаваплы түрә. Димәк, чыннан да ришвәтчелекнең тамырлары нык тирән, югары баскычларга үрмәләгән. Шул шартларда, халык төрле акцияләр аша исә авыру балаларны дәваларга ил белән тиенләп акча җыя...

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: