9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә ришвәтчелек турында сөйләштеләр
Белоруссия президенты Лукашенко ришвәтче түрәләрне, имеш, хәлсез колхозларга эшкә җибәргән, төрмәдә бушка ашап ятмасыннар янәсе, эшләп ашасыннар. Аптыраганнан, инде коррупция белән шулай да көрәшеп карыйлар. Әлеге "чир" хакында "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" янында да фикер алыштылар. Анда районның иҗтимагый оешмаларыннан, хокук саклау органнарыннан, мәгариф, медицина өлкәсеннән вәкилләр...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы быел да беренче
"Безнең Чирмешән" газетасы быел да "Кеше һәм табигать" республика конкурсының - җиңүчесе. Шәһәрләр һәм районнар матбугат чаралары арасында "Матбугат чараларында иң яхшы язма" номинациясендә без, былтыргы кебек, кабат беренче, Диплом, бүләк иясе булдык.
-
Алсуны 7 елга хөкем иткәннәр
29 яшьлек Бөгелмә кызы Алсу исерек хәлендә 55 яшьлек хатын-кыз белән низагка кергән булган. Алсу ярсуын баса алмыйча пенсионер ханымның башына берничә тапкыр урындык белән суга. Алган имгәнүләрдән ханым урында ук үлә. Гаепле кызны суд 7 елга ирегеннән мәхрүм иткән. www.almet-rt.ru/tt/the-news-tat/item/19997-alsunyi-7-elga-hөkem-itkәnnәr.html
-
Яңа елны янгыннарсыз каршылыйк
15 декабрьдән 10 январьга кадәр районда янгынга каршы аерым режим кертелә, аның максаты - яңа ел каникуллары чорында район халкының иминлеген тәэмин итү. -Бәйрәм көннәрендә янгын чыгу куркынычы бермә - бер арта, - ди 135нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. - Шуңа күрә Яңа ел чаралары узачак объектларда да һәм...