Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле кешеләр эшләнмәләреннән күргәзмә оештырдылар

"Язгы игелек атнасы" - изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе кысаларында, район инвалидлар җәмгыяте туган як тарихы музее белән берлектә шул исем астында күргәзмә оештырдылар. Биредә мөмкинлекләре чикле һәм, гомумән, кул эшләренә хирыс булган егермеләп райондашыбызның эшләре урнаштырылган. Күргәзмәдә мәктәп укучыларының, урта яшьтәге хатын-кызларның, лаеклы ялда булган апаларның да күңел җылысы...

"Язгы игелек атнасы" - изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе кысаларында, район инвалидлар җәмгыяте туган як тарихы музее белән берлектә шул исем астында күргәзмә оештырдылар. Биредә мөмкинлекләре чикле һәм, гомумән, кул эшләренә хирыс булган егермеләп райондашыбызның эшләре урнаштырылган.


Күргәзмәдә мәктәп укучыларының, урта яшьтәге хатын-кызларның, лаеклы ялда булган апаларның да күңел җылысы биреп башкарган эшләре урын алган. Гади җепләрдән ниләр генә майтарып булмый икән, күргәзмәдә булган кеше моңа үзе дә инана һәм ирексездән бу могҗизаның серен беләсе, эшләнмәләрне тотып карыйсы килә.

Күргәзмәне ачу тантанасына бу осталарның барысы да килә алмаса да, күпчелеге монда иде, әлеге шөгыльгә кайчан, ничек өйрәнүләре турында үзләре сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, кул эшенә өйрәтүчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әни өйрәтте, әни кушты, әни тәкъдим итте, кебек сүзләр еш яңгырады бу чарада. Дөрестән дә, күбесенең беренче укытучылары - әниләре.

Лашманнан килгән, мөмкинлеге чикле, 8 класс укучысы Алсу Гыймранова да әнисенә һәм сәнгать мәктәбендә укыткан укытучыларына бик рәхмәтле.

-Мин рәсем ясарга да, чигәргә дә, ыргак белән бәйләргә дә яратам, дәресләрдән бушаган вакытымны файдалы итеп үткәрергә тырышам, - ди Алсу. - Төрле формадагы мунчалалар бәйләргә, төсле җепләрдән чәчәкләр ясарга әни белән Интернеттан өйрәндек.

Иске Кадидан Илсөя Кәлимуллина белән Гөлсирень Мортазиналарның да кул эшләре, күңел җимешләре күргәзмәдә урын алган.

Чирмешәннән Людмила Кузинаның төсле тасмалардан ясалган картиналарын күргән кеше "Ах" итәр, монда күпме көч салынган, күпме күз нуры түгелгән?!.

Күргәзмәдә Мария Микушованың ыргак белән бәйләнгән мендәр япмаларын да күрергә була. Быел 90 яшен тутыручы якташыбыз хәзер челтәр бәйләмәсә дә, әле кулыннан энәләрен куймаган, балаларын, оныкларын җылы оекбашлар бәйләп куандыра икән. Бу кешеләрнең сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined