Чирмешәндә - район мәдәният йортында үткәрелгән халык җыенын муниципаль район башлыгы Наил Зарипов январь аенда авылларда уздырылган җыеннарга йомгак рәвешендә башлап җибәрде.
-Бездә халык начар түгел, үз эшләрен башларга яки булганын киңәйтергә теләүчеләр дә бар, тик аларны оештырырга, җитештергән продукцияләрен сатарга булышырга кирәк,- диде район башлыгы. -Хәзер күп нәрсә җитәкчеләрдән...
Чирмешәндә - район мәдәният йортында үткәрелгән халык җыенын муниципаль район башлыгы Наил Зарипов январь аенда авылларда уздырылган җыеннарга йомгак рәвешендә башлап җибәрде.
-Бездә халык начар түгел, үз эшләрен башларга яки булганын киңәйтергә теләүчеләр дә бар, тик аларны оештырырга, җитештергән продукцияләрен сатарга булышырга кирәк,- диде район башлыгы. -Хәзер күп нәрсә җитәкчеләрдән тора. Без дөрес юнәлеш бирсәк, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк, эшләр алга барыр. Кайбер авылларда, безгә эш бирегез, диләр. Аңлагыз, ул заманнар узды, телибезме-теләмибезме, капитализм шартларына яраклашырга мәҗбүрбез. Эшләргә теләгән кешеләргә җир бирәбез, чәчегез, үстерегез, мал асрагыз, төзегез, әмма кемгәдер өметләнеп ятмагыз.
Район җитәкчесе әйтүенчә, халык пай җирләрен арендаторларга, инвесторларга биреп бер кат алданган бит инде. Җирдән файдаланган кайбер арендаторлар аның өчен салым түләргә, халыкка икмәк, он, шикәр комы бирергә тиешлекләрен тиз "онытканнар". Алар беренче чиратта үзләрен кайгыртып, үз тормышлары белән яшиләр.
Авыл кешесенә дәүләт тә ярдәм итә, дистәләгән программа бар, аларда катнашырга, тәвәккәлрәк булырга кирәк.
Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да үз эшләре белән көн күрүчеләрне үрнәк итеп китерде. Җирлеккә керүче дүрт авыл - Чирмешән, Түбән Чегодай, Кече Чегодай һәм Казанкада дистәләгән эре терлек, йөзләгән баш каз-үрдәк, куяннар, сарыклар асраучылар, яшелчә үстерүчеләр бар. Түбәтәйләр һәм калфаклар тегү һәм чигү остасы Валентина Исаеваның эшләнмәләрен Казан сәүдәгәрләре хәтта Төркиягә үк илтеп саталар икән. Мондый һөнәрчеләргә үз эшләрен киңрәк җәелдерер өчен район җитәкчелеге бина арендалау һәм башка яктан ярдәм күрсәтергә әзер.
Район үзәге елдан-ел үсә, төзекләндерелә. Узган ел гына да 120 гаиләгә йорт төзергә җир участогы бүлеп бирелгән. Күп балалы гаиләләргә 70 участок рәсмиләштерелгән. Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак төзү дә дәвам итә, агымдагы елда тагын 7 өй сафка басачак.
Район башлыгы Наил Шамил улы тырышлыгы белән Чирмешәндәге мунча, тулай торак, спорт мәктәбе, һөнәри училище биналарын ремонтлауга, элеккеге "Татфондбанк" бинасын балалар бакчасы итеп үзгәртеп коруга республикадан миллионнарча сум акча бүлеп бирелгән. Ачык һавада спорт мәйданчыклары урнаштыру, юлларны ремонтлау, урамнарга яктырткычлар кую эшләре дәвам итә. "Чирмешән районы коммуналь хезмәтләре" өчен 3 берәмлек махсус техника сатып алынган. Ләкин барлык проблемаларны да "бер селтәнүдә" хәл итү мөмкин түгел. Шул ук яңа төзелүче урамнарны газ, электр, су белән тәэмин итү мәсьәләсе калкып чыга. Урам юлларындагы асфальт та гомерлек түгел, даими ремонт таләп итә. Һәр оешма үз эшен намус белән башкарганда, бу мәсьәләләр чишелмәслек түгел.
Әнә, чирмешәнлеләрне озак еллар борчыган ике иң зур проблема - су белән тәэмин итү һәм район үзәк больницасындагы чиратлар хәл ителә башлады бит. Беренчесен күздә тотып ике зур резервуар төзиләр (алар җәйгә сафка басачак), ә район больницасы табиблары хәзер төшкә кадәр- авыллардан килүчеләрне, көннең икенче яртысында район үзәгендә яшәүчеләрне кабул итәләр. Анализлар алу - лаборатория эшчәнлеге дә ике сменада оештырыла.
Тырышсак, булдырабыз бит.
Нет комментариев