Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндәге җыенда печән дә сорадылар

    Быел Чирмешән белән кирпеч заводы поселогы арасындагы инде нык җимерелгән юлны норматив хәлгә китерергә, шомартырга җыеналар. Район үзәгенең төньяк-көнчыгыш өлешендә исә 80 урынга яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Амур ягындагылар Зур Чирмешән аша яңа басма - күпер салынасына өмет баглыйлар, канализация челтәрләренең ул яктагы тармагы да файдалануга тапшырылмаган. Габдулла Тукай урамында...

    Быел Чирмешән белән кирпеч заводы поселогы арасындагы инде нык җимерелгән юлны норматив хәлгә китерергә, шомартырга җыеналар.

    Район үзәгенең төньяк-көнчыгыш өлешендә исә 80 урынга яңа балалар бакчасы төзеләчәк.
    Амур ягындагылар Зур Чирмешән аша яңа басма - күпер салынасына өмет баглыйлар, канализация челтәрләренең ул яктагы тармагы да файдалануга тапшырылмаган. Габдулла Тукай урамында газ челтәрләре сузасы, яңа йортларга тоташтырасы, Кече Чегодайда чиста су проблемасын хәл итәсе бар.
    Яшь гаиләләр торак төзүдә дәүләттән ярдәм - субсидия алырга өметләнәләр. 1 нче Чирмешән мәктәбенең спорт залы бик кечкенә, аны зурайтасы иде. Үзәк котельныйдагы казаннар тирә-юньгә зур тавыш чыгарып эшли, тынычлыкны боза.
    Чирмешән авыл җирлегендә узган җыенда болар һәм башка проблемалар, күпләрне борчый торган мәсьәләләр хакында да сүз алып бардылар, фикер алыштылар, киләчәккә план кордылар.
    Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева отчет чыгышында 2014нче елда башкарылган эшләрне дә санап үтте. Былтыр, исәпләп карасаң, район үзәгендә һәм җирлек авылларында халыкның тормыш-көнкүреш хәлен яхшырту өчен дистәләрчә миллион сумлык эш башкарылган. Чирмешәндә тагын өч мең төп чамасы агач һәм агач үсентеләре утыртылган, кайбер урамнар юллары төзекләнгән. Казанкалыларны яңа күпфункцияле үзәк төзеп сөендерделәр. Авылларга, Чирмешәнгә керү юлларында меңгә якын яктырткыч яна.
    Чирмешән авыл җирлегендә 6935 кеше яши, шул исәптән Чирмешәндә - 6378. Былтыр 78 бала туган, 81 кеше үлгән. Читтән килүчеләр, кайтучылар хисабына халык саны бер елда 58 кешегә күбәйгән.
    Былтыр биредә 19 гаилә өй туе уздырган. Төзелеш өчен участок алучылар ике йөздән дә артык. Участок алырга теләүчеләр тагын бар.
    "Чирмешән АГРО" җитәкчесе Илшат Гозәеров әйтүенчә, әлеге җәмгыять 2014 елда җир һәм пай өчен салымнарны тулысынча түләгән, 207 пайчы белән дә исәп-хисап ясалган. Җыенда берәү бу хуҗалыктан салам һәм печән сатып алып булмыймы, дип сорады. Андый мөмкинлек, запас юк икән шул.Мал азыгын көздән әзерләп кую хәерле. Бу хакта сөйләшүгә кушылып, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин быел моңа мөмкинлек табарга кирәклеген белдерде. Халык күбрәк мал асрасын өчен, печән, салам, бөртек сатуга да калырлык әзерләнергә тиеш.
    Район мәдәният йортында җитәкчеләр, оешмалар вәкилләре катнашындагы әлеге җыенда башка кайбер сораулар да яңгырады. Элеккеге еллардан аермалы буларак, чиста су җитмәүдән, каты көнкүреш калдыкларын җыюда җитешсезлекләрдән зар белдерүчеләр булмады. Шул ук вакытта коммуналь челтәрләрнең дәгъвасы бар икән: кайберәүләр коммуналь хезмәтләр өчен еллар буе акча түләмәскә гадәтләнгән, физик затларның тулаем бурычы бер миллион ярым сумга җиткән. Сүз уңаенда: район үзәгендә милек, җир, транспорт салымы буенча да әҗәтләр шул чама, аеруча транспорт салымын вакытында түләмәүчеләр күп.
    Мәгълүм булганча, 2014нче елда Чирмешәндә үзсалым җыю буенча референдум законсыз үткәрелгән дип саналды. Шул ук вакытта мең чамасы кеше һәр йорттан 500 сум күләмендә билгеләнгән ул сумманы түләп тә өлгерде. Түләмәүчеләр дә байтак. Инде әлеге акчаларны ничек кулланасын, үзсалымны җыеп бетерәсен ничек хәл итәсе турында киңәшләшәсе, ниндидер уртак карарга киләсе бар.
    Мондыйрак сөйләшүне якын көннәрдә Чирмешән авыл җирлеге составындагы Түбән Чегодайда да уздырмакчылар.

    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: