Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә эшли беләләр

    Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятен республикада башкаларга үрнәк итеп куялар, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнәләр. Бу атнада республиканың "Татагрохим" акционерлык җәмгыяте составындагы утыз алты подразделение вәкилләре безнең районда үткәрелгән семинар - киңәшмәдә елның тугыз аендагы эшчәнлекләрен бәяләделәр. "Күп нәрсә тиз онытыла, бүген алдынгы, яңа технологияләрсез, яңа техникасыз алга бару мөмкин түгел дип, "Татагрохим" җитәкчесе...

    Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятен республикада башкаларга үрнәк итеп куялар, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнәләр.


    Бу атнада республиканың "Татагрохим" акционерлык җәмгыяте составындагы утыз алты подразделение вәкилләре безнең районда үткәрелгән семинар - киңәшмәдә елның тугыз аендагы эшчәнлекләрен бәяләделәр.
    "Күп нәрсә тиз онытыла, бүген алдынгы, яңа технологияләрсез, яңа техникасыз алга бару мөмкин түгел дип, "Татагрохим" җитәкчесе Наил Гобәйдуллин үз кул астында хезмәт куючы директорларга эш стилен үзгәртергә кушты: "чирмешәнлеләрдән өйрәнегез. Монда бит тулы бер агрофирма оештырганнар. Агрохимиклар мал да тоталар, известь оны да җитештерәләр, бөртек һәм чөгендер дә үстерәләр. Халык ел әйләнәсе эшле дигән
    сүз. Иң мөһиме - бөтен җирдә тәртип, җитәкче үз урынында, барысын да контрольдә тота".

    "Чирмешәнагрохимсервис" һәм аның "Чирмешән - АГРО" җәмгыятьләре хуҗасы Илшат Гозәеров семинар барышында артык күп сөйләмәде, кунакларга төп базадагы техниканы, известь карьерын, Кече Чегодайдагы ферманы, ындыр табагын да күрсәтте.

    Бүген җәмгыятьтә күпчелек техника кышкы саклауга куелган. Вакытында, ГОСТ таләпләре буенча. Шикәр чөгендерен казып алып, озатып та бетерделәр. 17 мең тонна чөгендер сатудан миллионнарча сум акча көтәләр. Монда, гомумән, булган техникага сак карыйлар. Әле менә Белоруссиядә ясалган бик кирәкле - РМУ-8000 сиптергече алганнар. Үз акчаларына. 1 миллион 600 мең сумның яртысы субсидия рәвешендә бирелгән.

    Техниканы яңартмыйча булмый. Югарыда телгә алынган сиптергеч, мәсәлән, агрохимиклар өчен гел кирәк. Аның ярдәмендә минераль ашламалар, известь оны да сиптерә, хәтта йөк тә ташый аласың, эш процессын компьютер көйли.

    Кече Чегодайдагы фермада да терлекчелек, шөкер, аякка басып килә. Быел ташландык бер бинаны яңабаштан ремонтлап, сыерлар өчен тудыру бүлеге ясаганнар. Төп корпуста да эш, ял өчен бар да эшләнгән. Малларга азык, ике елга җитәрлек, мул хәстәрләнгән.

    "Якын көннәрдә игенчеләргә һәм терлекчеләргә дә октябрь ае өчен хезмәт хакы бирәчәкбез, кассага чөгендердән генә дә миллионнарча сум акча керәчәк,"- ди җәмгыять директоры И. Гозәеров.

    Быел Түбән Чегодайдагы известь карьерында 92 мең тонна известь оны җитештерелгән (республикада иң күбедер), аны Нурлат, Әлмәт, Аксубай районнарының әче туфраклы җирләрен известьларга да күп алганнар.

    Дөресен генә әйткәндә, известь, известьлау безнең Агрохимсервисның да төп акча чыганагы.

    Җәмгыятьнең ындыр табагында ЗАВ-20 агрегатын ремонтлыйлар. Урак чорына бик кирәк агрегат. Ә складлар фураж, орлык белән тулы. Һәр складта шулай ук тәртип, сүз әйтерлек түгел. Кайбер кунакларның, "Бай яшисез икән!"- диюләре сөендерде.

    Муниципаль район Советы бинасында да кон-крет күрсәткечләргә таянып сөйләделәр, тугыз айлык чорда ирешелгәннәргә һәм проблемаларга тукталдылар. Икътисади күрсәткечләр буенча безнең "Чирмешән- агрохимсервис" беренче бишлектә. Җитештерү күләме, мехотряд эшчәнлеге, техникадан файдалану, известь җитештерү, бөртеклеләрдән уңыш күрсәткечләре узган еллардагыдан да нык яхшырган.

    Агрохимикларның бездә оештырылган семинар-киңәшмәсе эшендә муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдиновлар да катнашты. Аларның да теләге һәркем аңларлык: "Бүген бюджет акчасына гына өметләнеп яшәүчене һич аңлап булмый, техникага, халыкка эш табарга кирәк. Кемдер китереп биргәнне көтеп торган заманнар узды".

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: