Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә декрет ялындагы әниләр дә һөнәр үзләштерә ала

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 68 эшсез исәптә тора (1 январьда 71 булган). Шул ук вакытта үзәк 39 эш урыны да тәкъдим итә. Эш бирүчеләр яңа вакансияләр турында әле январьда гына белдергән. Район үзәк больницасына врачлар кирәк. Район оешмаларына агрономнар, бухгалтерлар, ветеринария врачлары, инженерлар, терлекчеләр, машина йөртүчеләр дә...

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 68 эшсез исәптә тора (1 январьда 71 булган).

Шул ук вакытта үзәк 39 эш урыны да тәкъдим итә. Эш бирүчеләр яңа вакансияләр турында әле январьда гына белдергән. Район үзәк больницасына врачлар кирәк. Район оешмаларына агрономнар, бухгалтерлар, ветеринария врачлары, инженерлар, терлекчеләр, машина йөртүчеләр дә җитешми.
2015 елда кыскартылуга эләккән 24 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә куелган, бүгенге көнгә шуларның 5се генә эш таба алмаган. Быел тагын 5 кешегә эштән кыскартылу турында белешмә бирелгән.
Бу елның беренче аенда үзәккә 48 кеше мөрәҗәгать иткән. 17 кеше эш эзләүче буларак исәпкә куелган, 4се эшсез дип табылган, аларга пособие билгеләнгән.
Үзәк эшсезләргә өстәмә һөнәр алырга да мөмкинлек тудыра. Февраль башында, 11 эшсез, Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә башлаган; пешекчеләр группасы да туплана. 3 яшькә кадәрге баласы белән декрет ялындагы 2 әни кешегә дә үзләре теләгән һөнәргә өйрәтү мөмкинлеге бар. Уку өчен чыгымнарны үзәк күтәрә.
Быел үзәк аша 120 яшүсмерне вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкин булачак. 2015 елда 90 яшүсмер шул тәртиптә эшләгән.
2015 елда 5 эшсез үз эшен башлап җибәрсә, быел үзәк аша 4 кешегә хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлек башларга мөмкинлек биреләчәк. Эш башлаучыларга 117 мең 600 сум субсидия бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы эш белән тәэмин итү үзәге декрет ялы