Чирмешәндә декрет ялындагы әниләр дә һөнәр үзләштерә ала
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 68 эшсез исәптә тора (1 январьда 71 булган).
Шул ук вакытта үзәк 39 эш урыны да тәкъдим итә. Эш бирүчеләр яңа вакансияләр турында әле январьда гына белдергән. Район үзәк больницасына врачлар кирәк. Район оешмаларына агрономнар, бухгалтерлар, ветеринария врачлары, инженерлар, терлекчеләр, машина йөртүчеләр дә...