Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чират бозылмас

Бүген районда балалар бакчасына урнашу өчен 49 сабый (нигездә чирмешәнлеләр) үз чиратын көтә. Шунысы ипле - чиратларның барышын әти-әниләр электрон юл белән, компьютер аша да күзәтеп бара ала. Ә бу, үз чиратында, бакчага урыннар бүлгәндә "кода-кодагыйлык", "әшнәлек"не кысрыклап, мәгълүматларның ачыклыгын тәэмин итә дип ышандыра белгечләр. Дөрес, исемлекнең башында торсаң да,...

Бүген районда балалар бакчасына урнашу өчен 49 сабый (нигездә чирмешәнлеләр) үз чиратын көтә. Шунысы ипле - чиратларның барышын әти-әниләр электрон юл белән, компьютер аша да күзәтеп бара ала. Ә бу, үз чиратында, бакчага урыннар бүлгәндә "кода-кодагыйлык", "әшнәлек"не кысрыклап, мәгълүматларның ачыклыгын тәэмин итә дип ышандыра белгечләр.

Дөрес, исемлекнең башында торсаң да, чиратыңнан бераз гына аскарак та "тәгәрәвең" ихтимал. Чөнки кайбер әти-әниләр балаларын бакчага урнаштырганда регламент буенча өстенлекләргә ия. Мәктәпкәчә балалар учреждениесенә килүче инвалид балаларның, әти-әниләрнең берсе инвалид булганнарның да шундый хокуклары бар. Күп балалы гаиләләрнең, полиция хезмәткәрләренең ул-кызлары өчен дә бу чират тизрәк уза. Судьялар, прокуратура хезмәткәрләренең, "чернобыльчеләр" һәм һәлак булган хәрбиләрнең балалары бакчаларга чиратсыз урнаштырыла.
-Гадәттә бакчалар җәйге чорда бушый. Көзен, кышын җыелган чират та шул вакытта азая. Тик теләүчеләрнең барысын да урнаштырып бетерү мөмкин түгел: район үзәгендә тагын бер балалар бакчасы таләп ителә. Чөнки җәйгә кадәр 60-70 бала чиратка куела, - ди район мәгариф бүлеге методисты Диләрә Мәгъсүмова.
Белгечләр әйтүенчә, балаларын бакчаларга урнаштырырга теләүче әти-әниләр гаризаларын район мәгариф бүлегенә тапшыра ала. Ә иң яхшысы моны электрон юл белән - uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша эшләү, диләр. Инде алда әйткәнебезчә, соңыннан чиратның барышын да интернет аша карап була.
-Без беренче балабыз тууга, аны Чирмешәндәге "Чишмәкәй" бакчасына чиратка куйдык, - ди Түбән Чегодай авылыннан Вера Дәүләтшина. - Чиратыбызны компьютердан күзәтеп бардык. Чынлап та, бу бик ансат: барысы да күренеп тора. Арага керүче булмады. Хәзер исемлектә без беренче. Тик 2015 елга кадәр чиратыбызны үткәреп торабыз дип гариза язып кайттык. Икенче балам белән үзем өйдә утырам, әти-әниләр дә оныкларын карарга булыша.
Бүген районыбызда 24 балалар бакчасы эшли. Аларда 792 бала тәрбияләнә. Район үзәгеннән кала сабыйлар өчен Иске Элмәледә дә бакчага чират бар - биш балага урын җитми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан