Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чәчүгә чыктылар

Чирмешәндә һәм Үтәмештә арпа чәчәләр. Механизаторлар, бер-берсен алмаштырып, техникаларын тәүлек буе диярлек эшләтә. Өлгер хуҗалыкларда тракторлар кыр мәйданнарын инде бер атналап ук иңли. "Чирмешән - АГРО"да әйтик, 375 гектардагы күпьеллык үләннәр участокларына ашлама кертүне төгәлләделәр. Инде уҗымнар да витамин ала. Бүген исә ике комплекс белән - "Кузбасс"лар ярдәмендә чәчәләр. Владимир...

Чирмешәндә һәм Үтәмештә арпа чәчәләр. Механизаторлар, бер-берсен алмаштырып, техникаларын тәүлек буе диярлек эшләтә.

Өлгер хуҗалыкларда тракторлар кыр мәйданнарын инде бер атналап ук иңли. "Чирмешән - АГРО"да әйтик, 375 гектардагы күпьеллык үләннәр участокларына ашлама кертүне төгәлләделәр. Инде уҗымнар да витамин ала. Бүген исә ике комплекс белән - "Кузбасс"лар ярдәмендә чәчәләр. Владимир Яльдиряков, Николай Иванов, Иван Бокин, Александр Беззубов тракторлары кыска ялда гына сүнә.
-Хәзер бөтен эш берьюлы өлгерде. Җир әзер, дым бар чакта чәчүне озакка сузмыйсы иде,- ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Тизлек максатында, егермеләп механизаторны кырга барып ук ашатабыз. Беренче һәм икенче ашларны таратырга махсус УАЗ - "буханкабыз" бар.
"Үтәмеш" җәмгыятендә дә күпьеллык үләннәрне ашлыйлар. Бу эшне Михаил Корнилов башкара. Хуҗалыкта ике трактор дым каплатуга җәлеп ителгән.
-Иске Сережкино авылы артындагы 250 гектарлы кырда арпа чәчә башладык. "Нью - Холланд"та эшләүче уңган егетләребез орлыкларны җиргә "Флекси - койл" комплексы белән сала, - ди "Үтәмеш" җәмгыяте җитәкчесе Айдар Харисов.
Районыбызның "Лашман АГРОфирмасы"нда, "Алга"да, Кадидагы "Камалов Р.А." крестьян-фермер хуҗалыкларында да техникалар кырларда тәүге чирканчык алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан