Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә әби-бабайларны фаэтонда йөрттеләр

Район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты ачылуга 15 ел булган. Биредә ел саен оештырылучы Сабан туен быел шул юбилейга багышладылар. Бәйрәм уңаеннан интернат администрациясе әби-бабайлар өчен зур бүләк әзерләгән - Әлмәттән ап-ак, затлы фаэтон алып кайтканнар. Аңа ат җигеп, интернатта яшәүчеләрне чиратлаштырып Чирмешән буйлап йөрттеләр. Фаэтонны, рәхмәт яусын, якташыбыз Рашат...

Район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты ачылуга 15 ел булган. Биредә ел саен оештырылучы Сабан туен быел шул юбилейга багышладылар.

Бәйрәм уңаеннан интернат администрациясе әби-бабайлар өчен зур бүләк әзерләгән - Әлмәттән ап-ак, затлы фаэтон алып кайтканнар. Аңа ат җигеп, интернатта яшәүчеләрне чиратлаштырып Чирмешән буйлап йөрттеләр. Фаэтонны, рәхмәт яусын, якташыбыз Рашат Хисамов (тумышы белән Туймәттән) җибәргән.
-Хәзер инде безнең ерак юлга чыгарга да мөмкинлек бар, - ди интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Өр-яңа "Форд - Транзит" автобусы алып кайттык. Ул 17 урынга исәпләнгән. Аны коляскаларда йөрүчеләр өчен дә җайлаштырачакбыз, күтәртү җиһазы монтажларга планлаштырабыз.
Берәүләр атка утырып Чирмешәннең матурлыгына соклансалар, башкалар Сабантуй мәйданында көч сынашты.
Биредә оештырылган уеннарда өлкәннәр бик теләп катнаштылар, бүләкләргә сабыйларча шатландылар.
-Сабан туен бик күңелле оештырганнар. Олы булсам да, карарга чыктым әле, - ди йорт-интернатның иң өлкән кешесе Зөһрә әби Сөләйманова.
Аның яшьтәше Александра Кузина да биредә.
15 ел элек 1 июль көнне ачылган йорт-интернатта әүвәл дүрт кеше булган, дүрт ай дәвамында 30 кешегә исәпләнгән интернатта буш урын калмаган. 2007 нче елны монда икенче корпус ачыла. Хәзер биредә 60 кеше яши.
15 ел дәвамында йорт-интернаттан 127 кеше соңгы юлга озатылган. Мария Туймеева һәм Полина Бондаревалар интернатта беренче көннән үк, әле дә исән-сау яшиләр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан