Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә балаларны сөендерделәр

Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 75 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши, аларның 50се башка районнарда туып-үскән сабыйлар. Шушы көннәрдә аларны капиталь ремонттан соң ачылган район үзәк китапханәсенә чакырдылар. Балалар өчен монда эчтәлекле, кызыклы программа әзерләгәннәр. Китапханәнең кечкенә кунакларын район башлыгы Наил Зарипов та сәламләде....

Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 75 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши, аларның 50се башка районнарда туып-үскән сабыйлар.

Шушы көннәрдә аларны капиталь ремонттан соң ачылган район үзәк китапханәсенә чакырдылар. Балалар өчен монда эчтәлекле, кызыклы программа әзерләгәннәр.
Китапханәнең кечкенә кунакларын район башлыгы Наил Зарипов та сәламләде.
-Китапханә сезнең өчен иң якын урынга әверелергә тиеш. Күреп торасыз, өлкәннәр монда сезнең өчен искиткеч яхшы, уңайлы шартлар булдырганнар,- дип белдерде Наил Шамил улы.
Район башлыгы китапханәне ремонтлаган төзүчеләр оешмасының директор урынбасары Аветик Карапетянга һәм бүгенге чараның иганәчесе - шәхси эшмәкәр Сергей Плехановка рәхмәтен дә җиткерде.
Балалар өчен яңартылган китапханә буенча экскурсия дә оештырдылар. Сабыйлар рәхәтләнеп мультфильмнар карадылар, яңа китаплар белән таныштылар. "Ассоль" әдәбият кафесында чәй дә эчтеләр. Ахырдан һәр балага китап бүләк иттеләр.
Күптән түгел генә районга килгән һәм үзәк китапханәдә дә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов китап фондын тулыландыру өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырган иде.
-Без оныгым Валерия белән килдек. Элек тә китапханәгә еш йөри идек, -ди Чирмешәндә яшәүче Валентина Кириллова. -Хәзер яшьләр, балалар күбрәк компьютер каршында утыралар. Китапханә ремонттан соң нык үзгәргән. Монда уңайлы, җайлы. Бәлки хәзер күбрәк йөри башларлар. Бүгенге чара безгә ошады. Оештыручыларга рәхмәт.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан