Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә аракы да күп сатылган, җинаятьләр дә арткан

Алкоголь куллану буенча районыбыз кимен куймый. Җинаять кылулар да былтыргы белән чагыштырганда 18 процентка арткан. Милләтләр, диннәр арасында татулыкны саклыйсы иде. Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, бергә җыелып, шулар хакында фикер алыштылар. -Нурлатта, хәтерлисездер, низаглы хәл булды. Җирле егетләрнең берсе Таҗикстаннан килгән берәүне начар сүз әйтеп...

Алкоголь куллану буенча районыбыз кимен куймый. Җинаять кылулар да былтыргы белән чагыштырганда 18 процентка арткан.

Милләтләр, диннәр арасында татулыкны саклыйсы иде. Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, бергә җыелып, шулар хакында фикер алыштылар.
-Нурлатта, хәтерлисездер, низаглы хәл булды. Җирле егетләрнең берсе Таҗикстаннан килгән берәүне начар сүз әйтеп мыскыллаган. Шушы чаткы аркасында ике як арасында зур каршылык булып, гауга чыккан иде, - дип башлады сүзен утырышта катнашкан район башлыгы киңәшчесе, әлеге советның рәисе Әмир Могыйзов. - Шунлыктан, андый четерекле хәлләр килеп чыкмасын өчен, без бик сак, игътибарлы булырга тиешбез. Бигрәк тә соңгы елларда районга читтән кайтучылар арткан вакытта. Шөкер, моңа кадәр милли, дини нигездә тавыш чыкканы юк. Бер-беребезгә хөрмәт, татулык, толерантлык хакында киләчәктә дә онытмыйк.
Иҗтимагый совет әгъзаларын халкыбыз арасында таралган золым - эчкечелек проблемасы нык борчый. Саннар белән фикер йөртсәк, быел ун айда районда эчелгән алкоголь продукциясе күләме җан башына 7,7 литр тәшкил иткән. Бер кешегә 16 шешә дигән сүз. Бәркәтәдә - җан башына 10 литр, Иске Үтәмештә -10,4, район үзәгендә -13,1, Утыз Имәндә 14,1 литр ук хәмер туры килә. Бу бит сәүдә нокталарыннан рәсми сатылган исерткечләр күләмен генә санап. "Астан" урнаштырылган суррогатларны, көмешкәләрне, спиртларны исәпләсәң, әлеге күрсәткеч тагын нык үсә.
-Законсыз рәвештә алкоголь сатучыларның кайберләре бу кәсеп белән 20 еллап ук шөгыльләнә. Сәбәбе - андыйларга карата законнар йомшак, безнең хезмәткәрләр тәртип бозучыларны ачыклап тора, ә алар үзләренә салынган штрафларны түләп, кырын эшләрен дәвам итәләр. Бу яктан кырысрак законнар таләп ителә, - ди "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы вазыйфаларын башкаручы Вячеслав Яковлев.
Иң аянычы, эчкечелек аркасында балалар да зыян күрә. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү хезмәте белгече Светлана Мортазина сүзләренчә, райондагы 16 гаиләдә әти-әниләр - аракы корбаннары, социаль яктан куркыныч гаиләләр. Аларда үсүче 34 бала нинди тәрбия ала?
-Профилактика, тәрбия эшләре алып барылса да, кызганыч, хәлне уңай якка хәл итә алмыйбыз. Сәрхүш әти-әниләрне "кодлаштырып" - дәвалап та карадык - тик янә "ычкынмаучылары" сирәк. Алар эшләргә дә теләмиләр. Инде хәзер кайберәүләр династияләп, үскән балалары белән бергәләп эчә, араларында хәтта әби-бабайлар да бар,-ди Светлана Евгеньевна.- Эчкече гаиләләр Иске Үтәмештә, Лашманда артты. Бу, нигездә, читтән килеп төпләнүчеләр хисабына.
Наркомания дигән афәтнең дә бусага төбендә булуын онытмау зарур. Район үзәк больницасының наркологик кабинетында исәптә торучы 166 кешенең 14се наркоман, 2се токсикоман икән. Наркотик кулланулары ачыкланган 4 кешене быел исәпкә куйганнар. Алар барысы да безнең район кешеләре.
-Быел районда 500 мәктәп укучысын наркотик куллануга тикшердек. Шөкер, бу яктан начар хәбәребез юк. Медицина тикшерүләре вакытында каралган 1980 кеше арасында да наркотик кулланучылар ачыкланмады,- ди табиб - нарколог Лилия Фәсхетдинова.
2014 елның 11 аенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан 293 җинаять теркәлгән (монда Яңа Чишмә районы күрсәткечләре дә керә). Бу -былтыргының шул чоры белән чагыштырганда 18,6 процентка күбрәк. Кеше үтерү очраклары, урлаулар арткан. Кылынган җинаятьләрнең 71,5 проценты ачылган. Бу күрсәткеч тә былтыргыдан түбәнрәк.
Монда кадрлар җитмәү, тәҗрибәле белгечләрнең эштән китүе дә үзен сиздерә икән. Хокук сакчыларын җәмәгать урыннарында куелган күзәтү камераларының төшерү сыйфаты канәгатьләндерми. Аларны эффектлыракка, заманчаларга алыштырасы иде, диләр.
Иҗтимагый совет әгъзалары фикеренчә, җәмгыятебездә булган юньсезлекләрдән аерым уникаль дару - таблетка юк. Шунлыктан, бар хезмәтләр дә бер ноктага сугып, профилактик эшләр башкарып, кирәкле урында җәзасын биреп кенә җитешсезлекләрне бетерә алабыз. Кешеләр, балалар күңеленә яхшылык салып өлгерик, диелде җыенда. Яшьләрне тәрбияләү, аларның буш вакытларын файдалы оештыру буенча да тәкъдимнәр ясалды.
Бу хакта район мәгариф бүлеге, яшьләр белән эшләү белгечләре, совет утырышында катнашкан ислам һәм православие дине руханиларыбыз чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан суррогат аракы общественный совет спиртлы