Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән табиблары канәгатьләнерлек эшли

Яңа таләпләр буенча, соңгы вакытта медицина хезмәткәрләренә кәгазь эше арткан. Сыйфатлырак дәвалау урынына, табиблар план тутыру, үзләренә мөрәҗәгать иткән авыруларның санын арттыру хакында уйларга мәҗбүр. Соңгы елларда эшнең шушы рәвешле оештырылуына дәвалаучылар үзләрендә үткән медсоветта да зар белдереп алды. Безнең медицина хезмәткәрләре районда 20 меңнән күбрәк кешенең сәламәтлеген тикшереп, дәвалап...

Яңа таләпләр буенча, соңгы вакытта медицина хезмәткәрләренә кәгазь эше арткан. Сыйфатлырак дәвалау урынына, табиблар план тутыру, үзләренә мөрәҗәгать иткән авыруларның санын арттыру хакында уйларга мәҗбүр. Соңгы елларда эшнең шушы рәвешле оештырылуына дәвалаучылар үзләрендә үткән медсоветта да зар белдереп алды.

Безнең медицина хезмәткәрләре районда 20 меңнән күбрәк кешенең сәламәтлеген тикшереп, дәвалап тора. Баш врач Гайсә Сәгыйров, узган елда башкарган эшләренә йомгак ясап, мондыйрак саннарга һәм фактларга тукталды.
2013 елда районыбызда 316 кеше дөнья куйган. Якташларыбызның иң күбе йөрәк-кан әйләнеше системасындагы чирләр нәтиҗәсендә үлгән. Икенче урында олыгаеп бакыйлыкка күчү, аннан соң, үлемнәрнең сәбәбе - яман шеш авыруы һәм имгәнүләр, агуланулар. ЗАГС мәгълүматлары буенча, былтыр районда 226 бала туган, ягъни 2012нче ел белән чагыштырганда 15кә күбрәк. Районда, туучыларга караганда, үлүчеләр саны артыграк.
Бүген табиб-онкологта 362 кеше исәптә тора. Рак узган ел 50 якташыбызның гомерен өзгән. Статистика шушы яман чир белән авыручылар санының елдан-ел арта баруын күрсәтә. Ә быелның 1нче январена актив туберкулезлылар - 10 кеше теркәлгән. Әлеге чирнең үпкәгә генә түгел, сөяк, бәвел-җенес системасы органнарына үтеп керү очраклары да бар.
Сәламәтлек өлкәсенә шактый зур акча чыгымнары тотыла. Мисал өчен, 2013нче елда районда бушлай дару алуга 22 474 реңепт язылып, халыкка тулаем 13 миллион сумга якын бәялек медикаментлар бирелгән. Район бюджетының якынча биштән бер өлеше медицина тармагына тотыла, бу - 101 миллион сум чамасы. Ел буена торак пунктларда шактый медицина биналары төзелде яки ремонтланды.
Район үзәк больницасы өчен кадрлар әле дә хәл итәсе проблема булып кала, бигрәк тә табиблар җитешми. Январь аенда узган авыл җыеннары вакытында халык анализлар ясаучы лаборатория эшчәнлеге белән бәйле дәгъваларын да белдерде. Әлеге уңайдан больница җитәкчелеге район үзәгендә яшәүчеләрнең табибларга төштән соң килүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Бу чиратларны киметер иде, диләр. Ә безгә, редакциягә, стационар бинасында кайчан лифт куюлары хакында сорап еш шалтыраталар. Беренче каттан икенчесенә носилка белән авыру йөртү, кислород баллоны ташу эш түгел инде. Дөрес, мондагы җитәкчелек бу проблема да тиздән хәл ителәчәк дип ышандыра.
Район медицина хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарәсе җитәкчесе Рафик Батыршин да катнашты. Казаннан килгән белгеч әйтүенчә, безнең табибларыбыз эше республика рейтингында 21нче урында икән. Һәм ул безнең медицина өлкәсендә эшләребезгә "канәгатьләнерлек" билгесе куйды.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Әкъдәс Шакиров та чыгыш ясады.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined