Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында үзсалым буенча референдум мәсьәләләренә уңай җавап бирделәр

Районыбызның авыл җирлекләрендә үзсалым җыюга бәйле референдумда катнашуга кертелгәннәрнең 72 проценты, ягъни исемлектәгеләрнең 14 мең 770 кешенең 10 мең 634 се тавыш бирде, күбесе бюллетеньдә “әйе” тамгасы билгеләде.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән шундый мәгълүматлар алдык.

-Референдум тыныч, закон бозуларсыз үтте, безгә шикаятьләр кермәде, - ди комиссия рәисе Рамил Әхмәдуллин.

Райондагы 34 сайлау участогы да вакытында, иртәнге сәгать 7 дә ачылды, тавыш бирү кичке 8 дә тәмамланды.

Район үзәгендә бюллетень алучылар, елдагыча, азрак, әмма узган елдагыдан күбрәк. Монда да референдумга кертелгән мәсьәләләр уңай хәл ителгән.

20015, 2016, 2017 нче елларда Чирмешән авыл җирлегендә барысы 11 миллион сум акча тупланып, әлеге средстволарны референдумда күрсәтелгән конкрет максатларга тотканнар, шул исәптән Зур Чирмешән елгасы аша 2 миллион сумга җәяүлеләр күпере төзегәннәр.

Референдум көнне район үзәгендә ярминкә дә булды. Ветеран Вәгыйз Сәлахов иң элек  сайлау участогына барган.

-Зарланырлык түгел, бар да бар хәзер, әле менә ярминкәдә җылы куртка алдым. Киләчәктә дә муллыкта, тыныч яшәргә насыйп булсын иде, дип тавыш бирдем, - ди ул.

Ульяновкалылар да референдумда актив иделәр.

-Бездә төзелешләр күп,  урамнарыбызны кышын да чиста тоталар. Бүгенге мөһим чарага да теләп  килдек, билгеле, уңай үзгәрешләр буласына өметләнәбез, - ди Татьяна Иванова.

Районның авыл җирлекләрендә киләсе елда үзсалымны бер кешедән уртача 400 – 800, ә Чирмешән җирлегендә 1000 сум күләмендә җыярга тәкъдим ителде. Гражданнар референдумда шул сумманы һәм конкрет күрсәтелгән эшләрне хуплап яки каршы тавыш бирергә хокуклы иде.

Районның барлык җирлекләрендә дә, тавыш бирү нәтиҗәләре, беркетмәләр нигезендә, референдум үтте санала, инде, тиешле сумманы җыеп, аңа республикадан, үзебездә җыелачак суммага бергә дүрт  нисбәтендә, киләчәк акчаларны да кушып, халык белән килештерелгән эшләрне тизрәк үтәргә кирәк.

Средстволарны – салым акчаларын урынлы куллану, башкарылганнар турында даими хисап тоту бу өлкәдә бер-беребезгә ышанычны арттырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда сайлауларның референдум