Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында тәрбиягә алынган 55 бала яши

Безнең районда 21 гаиләдә тәрбиягә алынган 55 бала яши. Барысы 82 бала опекада һәм тәрбиядә. Балаларны тәрбиягә алган гаиләләр саны арта бара. Опека һәм попечительлек үзәге белгече Светлана Севастьянова әйтүенчә, быел бер Лагерка авылында гына да шундый биш гаилә барлыкка килгән, әлегә кадәр андыйлар ике генә булган. Әйтик, Юрий һәм...

Безнең районда 21 гаиләдә тәрбиягә алынган 55 бала яши. Барысы 82 бала опекада һәм тәрбиядә.

Балаларны тәрбиягә алган гаиләләр саны арта бара. Опека һәм попечительлек үзәге белгече Светлана Севастьянова әйтүенчә, быел бер Лагерка авылында гына да шундый биш гаилә барлыкка килгән, әлегә кадәр андыйлар ике генә булган. Әйтик, Юрий һәм Анна Павловлар берничә ел элек өч социаль ятимне тәрбиягә алган булганнар. Быел ике баланы үзләренә сыендырган Вячеслав һәм Людмила Николаевлар хәзер аларның приютта калган игезәк туганнарын да алып кайтмакчылар.
-Районның опека һәм попечительлек советына мөрәҗәгать итүчеләр тагын бар,- ди Светлана Ильинична. - Андый гаиләләр белән без аңлату эшләре алып барабыз, документларны туплауда, тутыруда ярдәм күрсәтәбез. Чит баланы тәрбиягә алу - бик зур җаваплылык. Моны бу адымга баручы һәр кеше аңларга тиеш.
Сүз уңаеннан, быел "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында тәрбиягә һәм опекага алынган барлык балаларга да, алар арасында бишесе беренче класска керүче, ярдәм күрсәтелде. Форсаттан файдаланып, бу изге эштә катнашкан оешмаларга, эшмәкәрләргә балалар һәм аларның ата-аналары исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан