Чирмешән районында җирлек башлыклары хисап тота
Түбән Кармалка авыл җирлеге буенча былтыр 8 бала туган, 13 кеше үлгән. Мәктәптә укучылар саны да артмый. Халык 109 баш эре мал тота, дуңгызлар, сарыклар күп түгел. Яңа йорт төзүчеләр 5-6 гына. Бүген Түбән Кармалкада үткән җыенда авылларны ничек саклап калу турында сөйләштеләр. Кызганыч, Түбән Кармалкада, Чумачкада, Югары Кармалкада да...
Түбән Кармалка авыл җирлеге буенча былтыр 8 бала туган, 13 кеше үлгән. Мәктәптә укучылар саны да артмый. Халык 109 баш эре мал тота, дуңгызлар, сарыклар күп түгел. Яңа йорт төзүчеләр 5-6 гына.
Бүген Түбән Кармалкада үткән җыенда авылларны ничек саклап калу турында сөйләштеләр. Кызганыч, Түбән Кармалкада, Чумачкада, Югары Кармалкада да үз эшен башлаучылар берничә генә.
-Халык үзгәрешләр көтә, сүз сөйләүдән туйган,- диде район башлыгы Наил Зарипов, конкрет фикер алышуга өндәп.
Проблемалар бар монда. Әйтик, пайчыларга инде биш ел буе берни бирелмәгән, җирләрне алган "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте алар өчен салымнарны да тулысынча түләмәгән. Инде, бу мәсьәләдә ярдәм сорап, прокуратурага мөрәҗәгать иткәннәр.
Түбән Кармалкада райпо кибете каршында юлны рәтлисе бар, Югары Кармалкада һәйкәл ремонт сорый, чишмәләрне төзәтергә кирәк. Чумачкада юллар чистартылмый диярлек, монда мәчет төзелешен төгәлләү өчен акча җитми. Чирмешәннән инде ике ай чамасы маршрут автобусы йөрмәү дә уңайсыз.
Авыл җирлеге башлыгы Юрий Стукалинга бу мәсьәләләрне контрольгә алу, халыкның үзмәшгульлеген кайгырту бурычы куелды. Бүген күтәрелгән проблемаларны, сорауларны якындагы өч айда булачак чираттагы җыелышта кабат караячаклар.
Бәркәтәдә дә хәлләр шәп түгел.
-Сездә балалар туу аз, яшьләр читкә китә, маллар калмады,- дип, Наил Зарипов монда да оешырга, конкрет чаралар күрергә чакырды. -Күпчелек авыллар бетеп бара. Моңа йөрәк әрни, үземне кая куярга белмим.
Элек союзда ук билгеле Бәркәтәдә күмәк хуҗалык юк дисәң дә ярыйдыр. Былтыр чәчмәделәр дә, урмадылар да, көздән кырлары сөрелмичә калды. Монда да пай җирләре өчен түләү юк. Аптырагач, "Чирмешән агрохезмәтләре"н судка бирергә җыеналар. Хәер, пай җирләрен башка кемдер алырга җыенмый да. Тупик...
Бәркәтә кадәр Бәркәтәдә 2013 ел буена нибары 3 бала туган. Буш йортлар дистәләп. Һөнәрчелек юк.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова отчет чыгышында әйтеп узганча, быел яз халыкка каз, үрдәк бәбкәләре, суган орлыгы кайтарырга исәплиләр. Итне урнаштыруда да булышлык кирәк. Дөрес, халыктан сөтне даими килеп алалар икән, аңа бәяне дә 17 сумга (килограммына) күтәргәннәр. Әгәр кызыксындыру булса, элеккеге сыман печән дә бүлеп бирсәләр, малчылыкка борылучылар артырга тиеш.
Ничек кенә кыен булмасын, күпчелек үз көнен үзе күреп яши әле. Әмма районнан да ярдәм кирәк. Әйтик, челтәрләрдә электр тогының көчәнеше түбәнрәк. Чирмешәннән маршрут автобусы йөрмәүдән дә зарландылар. Сүз уңаеннан, рентабельлелеге түбән булса да, автобус атнага бер йөри башларга тиеш.
Быел үзсалым акчасына, аны халыктан җыйганнар, шуңа республикадан да, бер сумга дүрт сум хисабыннан акча өстәгәннәр, Карл Маркс урамы юлын ремонтламакчылар. Район булышлыгы белән Шакирҗанов урамы юлын каты аслыклы итү күздә тотыла.
Газ хезмәтенә техник хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга кушылды. Урамдагы этләр хуҗаларына карата штраф салыначак. Җыенда бу хакта да әйтелде.
Авылда су челтәрләре яңартылган, моңа 33 миллион сум акча тотылган. Халык моңа бик рәхмәтле. Җәен арт урамнарда су җитмәүгә кайберәүләрнең суны артык күп куллануы гына сәбәпче.
Җыелыш ахырында төп сүз янә күмәк хуҗалык, пай җирләре темасына күчте. Бәркәтә җирләренең чын хуҗасы юк. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Әлегә моңа җавап табылмады. Бу бик кыен хәлдән чыгу юлын авыл җирлеге Советы, аның башлыгы гына булдыра да алмый, "чир" тирәнгә киткән.
Быел Күтәмәдә авыл мәдәният йорты ремонтланачак, кайсыдыр урам юлын шомартырга да акча булачак. Бу хакта район башлыгы Наил Зарипов белдерде. Монда үткән авыл җыенында күтәрелгән башка кайбер мәсьәләләр дә, район җитәкчесе әйтүенчә, игътибарсыз калмаячак.
Вак кына проблема түгел, Күтәмәдә сыерларны каплатырга үгез юклыктан тилмерәләр. Шуңа да сыерлар кысыр кала. Әлеге эшне ясалма орлыкландыру юлы белән хәл итәргә килешенде.
Су челтәрләрен яңарту хакында былтыр бер сөйләшкән булсалар да, проект ясатуга акча җыя алмаганнар. Быелгы җыенда аңлашу табылды кебек, кирәк сумма җыелса, проект ясатып, республиканың "Чиста су" программасына кереп була. Анда үтсәң, авыл эчендәге су челтәрләрен бушлай эшләп бирәчәкләр. Бу мөмкинлектән тизрәк файдаланып калырга да бит. Башка күпчелек авылларда чиста су проблемасы юк, проект эшләткәндә тиз була, оеша белделәр.
Газ яки электр челтәрләрен бернинди кисәтүсез өзеп торулары да халыкны уңайсыз хәлдә калдыра икән. Монысы инде район оешмаларын игътибарлырак булырга чакыру. Кышын авыл эчендәге юлларны чистарталар, әмма барлык урамнарда да түгел. Күтәмәлеләрне сероводород-күкертле һава агулый, исәнлеккә зыян килә. Бу мәсьәләдә экологик хезмәттән, авыл җирлеге Советыннан да таләпчәнлекне көчәйтү сорала.
Авылда мал-туар, умарта асраучылар шактый. Җирлек башлыгы Антонина Аброськина әйтүенчә, Владимир Поляков, Олег Мингатин, Юрий Семайкин һәм башкалар бу яктан иң активлар. Владимир Поляков, мәсәлән, мөгезле эре терлек, дуңгызлар, сарыклар, ат та асрый. Чыгымнары күп, дәүләттән ярдәм алыйм дип документлар да җыйган, никтер, алар ярап бетмәгән. Бюрократик киртәләр бар инде. Халыкка документлар эшләүдә булышырга, тәфсилләп аңлатырга кирәк. Күтәмәдәге җыелышта мал азыгы проблемасы да күтәрелде. Хәтта салам табу да зур мәшәкать, бөртек кыйммәт. Биредә АГРОфирма белән халык гел уртак тел таба алмау начар. Дөрес, пай җирләре өчен исәп-хисаптан зарланучы булмады.
Күтәмәдә дә ит урнаштыру кыенлыгы бар. Аны, балны, яшелчәләрне күмәртәләп һәм яхшы бәягә сату юлларын эзләү һәм табу, яңа эш урыннары булдыру, халык мәшгульлеге турында даими кайгырту- җирлек Советының, аның җитәкчесенең дә уңай хәл ителергә тиешле бурычы.
Авыл җирлеге яки конкрет кайсыдыр оешмамы, аның уңышлары иң элек җитәкчегә бәйле. Ул белемле, актив, таләпчән, үз коллективы өчен җан атучы булырга тиеш. Һәр җитәкче үз эше өчен җавап тотарга тиеш. Кызганыч, моны яшерү кирәкми, районда җитәкчеләр белән җитәкчеләр арасында аңлашу, ихласлык, ышаныч юк. Никтер көчебезне бушка, кайчак вак-төяккә сарыф итәбез. Киңәшергә тәҗрибәле белгечләр, менеджерлар юк тоела.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен нибары ярты ел гына җитәкләп, Минзөфәр Исламгәрәев та эшеннән китте. Бездәге хәлгә, шартларга түзә алмыйча, тиз "сынды". Идарәдә баш белгечләр-консультантлар да җитми.
Мондый хәлдә эш авыр бара, җәрәхәтләр арта гына. Шулай да, нинди хәлдә дә, чирмешәнлеләр үз районыбызны алдынгылар арасында күрергә тели. Моның өчен, билгеле, җыеннарда, халык белән очрашуларда да әйтелгәнчә, бүген кичәгедән яхшырак эшләү мөһим. Һәркем конкрет үз эше өчен җавап бирергә тиеш: җитәкчеләр дә, гади халык та.
Райондагы авыл җирлекләрендә гражданнар - халык белән очрашулар - җыелышлар дәвам итә. Бу чарада үткән елдагы эшкә бәя куела, киләчәккә планнар корыла, җирлек башлыклары хисап тота.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев