Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында иммунопрофилактика 16 йогышлы авыруга каршы үткәрелә

Профилактик привикалар нәрсә өчен кирәк һәм аларны балаларга ник бик яшьли ясый башлыйлар? Әлеге сорауларга район үзәк больницасының врач-эпидемиолог ярдәмчесе Вера Буракшаева җавап бирә: -Прививкалар ясауның төп максаты - иммунитет (яки авыруга бирешмәүчәнлек) булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы ак кан тәнчекләре ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр...

Профилактик привикалар нәрсә өчен кирәк һәм аларны балаларга ник бик яшьли ясый башлыйлар? Әлеге сорауларга район үзәк больницасының врач-эпидемиолог ярдәмчесе Вера Буракшаева җавап бирә:


-Прививкалар ясауның төп максаты - иммунитет (яки авыруга бирешмәүчәнлек) булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы ак кан тәнчекләре ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр яки көчсезләндерәләр.

Безнең районда иммунопрофилактика 16 йогышлы авыруга каршы үткәрелә. Планлы привикалар профилактик вакцинацияләүнең милли календаре нигезендә ясала. 2016 елда 1832 кеше (744 бала) бума ютәл; дифтерия, йогышлы тартышу; 378 бала - кызамык, колак яны бизе шешү, кызылча; 149 (132 бала) - вируслы В гепатиты; 14- котыру; 20 бала - гемофилия; 251 (165 бала) пневмококк инфекциясе; 15- минингит; 186 бала - туберкулез; 13 кеше А гепатиты чирләренә каршы вакцинация һәм ревакцинация үтте.

Грипп белән авыручыларның санын киметү йөзеннән 5910 кешегә шул исәптән, 1870 балага профилактик вакцинацияләү ясалды. Гриппка каршы иммунлаштыру соңгы өч елда халыкның грипп белән азрак авыруына китерде. 2016 елда белем бирү учреждениеләре грипп һәм ОРВИ буенча карантинга ябылмадылар.

Соңгы елларда район территориясендә прививка ясалган халык арасында полиомиелит, кызамык, дифтерия, столбняк, бума ютәл, паротит, кызылча, талпан энцефалиты, В гепатиты белән авыручылар теркәлмәде.

Балага прививкаларны ник бик яшьли ясый башлыйлар? Яңа туган балалар организымының күпчелегендә әнисеннән күчкән саклагыч тәнчекләр була. Ләкин 5-6 айлык чагында алар бөтенләй юкка чыга диярлек, иммунитет көчсезләнә. Балага төрле вируслар һәм бактерияләр әлеге куркынычы яный. Күп кенә йогышлы авырулар катлаулануга, хәтта сабыйларның үлеменә дә китеререгә мөмкин. Шуңа күрә һәртөрле инфекциядән саклану өчен вакцина кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined