Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында игеннәрне уттан сакларга өндиләр

Иген басуларында ут аеруча тиз тарала икән. Ялкынлы җил хәтта 12-15 метр киңлектәге каршылыкларны "сикереп" узарга мөмкин. Уракка керешкәндә болар хакында тагын бер кат искәртү зарур. Зур көч, чыгымнар куеп үстерелгән игеннәрне бәла-казасыз, югалтуларсыз җыеп та аласы бар. Шуның өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү - урып-җыю эшләрендә катнашкан һәркемнең бурычы....

Иген басуларында ут аеруча тиз тарала икән. Ялкынлы җил хәтта 12-15 метр киңлектәге каршылыкларны "сикереп" узарга мөмкин. Уракка керешкәндә болар хакында тагын бер кат искәртү зарур.


Зур көч, чыгымнар куеп үстерелгән игеннәрне бәла-казасыз, югалтуларсыз җыеп та аласы бар. Шуның өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү - урып-җыю эшләрендә катнашкан һәркемнең бурычы. Уракка төшүчеләр кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә тиеш.

-Урып-җыю эшләрендә "җигелә торган" комбайннарны, тракторларны, автомобильләрне ут сүндергечләр (огнетушитель), очлы көрәкләр, себеркеләр белән тәэмин итү мөһим, аларның хәтта икешәр булуы таләп ителә, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин. - Техникаларның ягулык, майлары агып, саркып йөрүенә юл куймаска кирәк. Ачык капот белән эшләү дә тыела. Игеннәр өлгерер алдыннан, утның кырларга күчүенә юл куймас өчен, олы юллар, урман янәшәсеннән басу кырыйлары 4 метр киңлектә чабып алынырга һәм сукаланырга тиешле. Ут чыккан очракка сабан таккан тракторның әзер булуы да шарт. Кырда салам, камыл яндырмаска, учак якмаска икәнлеген беләбез инде. Урак вакытында уңыш саклана торган складларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында онытмау мөһим һәм урып-җыю вакытында кизү тору оештыру кирәк. Сак булыйк, чөнки зур ут казасына бер кечкенә чаткы да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined уттан иген