Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында да хокук бозуларны кисәтү сорала

Хокук тәртибен бозуларны кисәтү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясенең видеоконференция режимында шәһәрләр һәм районнарның ведомстволары комиссияләре катнашында узган утырышында әлеге комиссия рәисе, республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин барлык юнәлешләрдә эшне активлаштыру, аның нәтиҗәлелеген күтәрү бурычын куйды. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору буенча республика дәүләт программасында наркомания белән көрәшкә...

Хокук тәртибен бозуларны кисәтү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясенең видеоконференция режимында шәһәрләр һәм районнарның ведомстволары комиссияләре катнашында узган утырышында әлеге комиссия рәисе, республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин барлык юнәлешләрдә эшне активлаштыру, аның нәтиҗәлелеген күтәрү бурычын куйды.


Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору буенча республика дәүләт программасында наркомания белән көрәшкә зур урын бирелә. Һәм бу очраклы түгел.

Күп җинаятьләр наркотик һәм психотроп матдәләрне куллану аркасында эшләнә. Соңгы елларда мәктәпләрдә һәм армиягә алу пунктларында тестлаштыру, аңлату чаралары үткәрү нәтиҗәсендә кайбер уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Тик шунысы борчылу уята, даими рәвештә яңадан-яңа наркотиклар һәм психотроп матдәләр табылып тора, 18 яшьтән өлкән ир затлары арасында наркоманиягә бирелүчеләрнең артуы күзәтелә. Димәк, системалы кисәтү эше алып бару сорала.

Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш җинаять кылуларның күбәюен билгеләп үтте. Бу юнәлештә ирекле халык дружиналары, "Форпост", башка иҗтимагый берләшмәләрнең эшен активлаштырырга, хокук саклау органнары белән бергә профилактик рейдлар үткәрергә кирәк. Кайбер районнарда дружиначыларны кызыксындыру чаралары кулланыла: өстәмә ял көннәре, премияләр бирелә.

Шулай ук җәмәгать, кеше аеруча күп була торган урыннарда видеокүзәтү урнаштыруга игътибарны арттыру мөһим. Хокук тәртибен бозуларны кисәтү буенча чаралар финанс ягыннан да тәэмин ителергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined