Чирмешән районында чүп-чарны капчыкларда җыюга ияләшәләр
Район үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын инде берничә ел элек үк капчыкларда килеш җыялар. 1 декабрьдән әлеге эш белән башка оешма шөгыльләнә башлады, ул 1 февральдән эшчәнлеген киңәйтте - чүп-чарны авыллардан да җыя. Авыл халкы бу яңалыкны ничек кабул итте? Сорашуыбыз шул хакта. Рәфис Мингулов, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы: -1...
Район үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын инде берничә ел элек үк капчыкларда килеш җыялар. 1 декабрьдән әлеге эш белән башка оешма шөгыльләнә башлады, ул 1 февральдән эшчәнлеген киңәйтте - чүп-чарны авыллардан да җыя. Авыл халкы бу яңалыкны ничек кабул итте? Сорашуыбыз шул хакта.
Рәфис Мингулов, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы: -1 февральдән безнең җирлеккә керүче дүрт авылда да каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башладылар. Шимбә көнне чүп җыючылар килгәнче, барлык урамнарга да керә алсыннар өчен, юлларны чистартып куябыз. Чүп түгү, каты көнкүреш калдыклары полигонын тәртипкә китерү безнең өчен проблема иде, бәлки бу авырлыклар артта калыр. Дөрес, халыкны яңалыкка өйрәтү авыррак. Күпчелек моңа тиз ияләшсә дә, кайберәүләр белән "көрәшергә" дә туры килер. Хәзер без, "аяк терәп", җыючы бар, чүбегезне капчыкларга салып урамга чыгарып куегыз, теләсә кая түкмәгез, дия алабыз. Ә тыңламаучыларга карата административ чаралар кулланырга туры килер.
Роза Назыйрова (Иске Үтәмеш): -Мин моңа бик шатландым. Атна буе чүп-чарны капчыкка җыеп барабыз һәм шимбә чыгарып куябыз, шуннан алып китәләр, бик җайлы.
Сания Гыйльманова, Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: -Лашман халкы өчен бу инде яңалык түгел, элек тә чүп-чарны Чирмешәннән килеп җыйдылар. Чәршәмбе һәм шимбә көнне халык капчыкларын капка төбенә чыгарып куя. Бик ипле.
Гаилә Җиһаншина (Лашман): -Ияләштек, кайчан килгәннәрен беләбез, чүпне вакытында гына чыгарып куябыз да, алып китәләр. Эшкә китүчеләр генә иртән үк калдырып киткән капчыкларны этләр, каргалар туздыра дип зарлана. Элек контейнерларга җыйганда ул тулып, таша иде. Капчыклар белән җыю җайлы. Ә бакча чүпләрен арба белән полигонга илтәбез.
Валентина Бочкарева, Түбән Кармалка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: -Атна саен һәр чәршәмбе, билгеле, бер вакытта, безнең җирлеккә керүче өч авылдан да каты көнкүреш калдыкларын алып китәләр. Әле бер ай гына шулай җыйсалар да, халык яңалыкка өйрәнә. Һәр авылда берәр контейнер тора, чүпләрне анда да салырга була, контейнерларны да атна саен бушатып алып китәләр.
Елена Трифонова (Түбән Кармалка): -Бу яңалык безгә ошады, бик уңайлы, капчыкларга тутырабыз да, чүпне капка төбенә чыгарып куябыз, кирәксез әйберне кая түгим икән дип аптырыйсы юк. Ә махсус капчыкларны кибеттән сатып алабыз. Элек бит кыш көне чүп-чарны җыеп барып, язын юллар төшкәч, каты көнкүреш калдыклары полигонына илтеп түгә идек.
Миләүшә Мусина, Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: -Февраль аеннан бездә дә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыюга күчтеләр, һәр чәршәмбе килеп, барлык урамнарга да кереп, калдыкларны алып китәләр. Авылның ике башында чүп контейнерлары да тора, атна саен аларны да бушаталар. Күпчелек халык бу яңалыкны уңай кабул итте, дөрес, моны аңлап бетермәүчеләр дә бар әле.
Рәйсә Гайнанова (Бәркәтә): -Моңа кадәр чүп-чарны җыеп барып, полигонга илтеп түгә идек. Хәзер бик җайлы, капчыкларны капка төбенә генә чыгарып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев