Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында буаларның язгы су ташуларга әзерлеген тикшерәләр

Республика программасы буенча соңгы елларда буаларга капиталь ремонт үткәрелә башлады. Үткән елда гына да Түбән Кәминкә һәм Түбән Чегодай авыллары буалары яңа төс алды. Аларда миллионлаган сумлык эш башкарылган. Ремонт барышында коеларын, эшермәләрен яңартканнар, дамбаларны ныгытканнар. -Мондый буалар язгы су ташулар вакытында да куркыныч тудырмый, - ди район башкарма комитетының...

Республика программасы буенча соңгы елларда буаларга капиталь ремонт үткәрелә башлады. Үткән елда гына да Түбән Кәминкә һәм Түбән Чегодай авыллары буалары яңа төс алды.


Аларда миллионлаган сумлык эш башкарылган. Ремонт барышында коеларын, эшермәләрен яңартканнар, дамбаларны ныгытканнар.

-Мондый буалар язгы су ташулар вакытында да куркыныч тудырмый, - ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлекчәсе начальнигы Хәлим Сәлахов. -Су ташуларга каршы комиссия белән райондагы 18 буаны да тикшереп чыктык, алар язгы ташуга әзер: сулары җибәрелгән, килү-китү юллары ачылган.

Кызганыч, Иске Котыш, Күтәмә, Югары Кармалка буалары авария хәлендә, аларга капиталь ремонт таләп ителә. Эшермәләре сафтан чыкканары да бар, су нык күтәрелгән очракта, ачыктан-ачык әйтү кирәк, дамбаны да алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined