Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында берничә хуҗалык чәчүне төгәлләде

Өлгерләр эшне төгәлли "Күтәмә АГРОфирмасы"нда, "Сөлчә" хуҗалыгында, "ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ"ндә чәчү эшләре төгәлләнде дисәң дә була. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә бу хуҗалыкларда кукуруз гына чәчәсе калган. Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында исә чәчкечләр инде "ял итә". Ә менә Лагеркадан "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгында чәчәсе мәйданнар байтак әле. "Кара...

Өлгерләр эшне төгәлли

"Күтәмә АГРОфирмасы"нда, "Сөлчә" хуҗалыгында, "ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ"ндә чәчү эшләре төгәлләнде дисәң дә була.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә бу хуҗалыкларда кукуруз гына чәчәсе калган. Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында исә чәчкечләр инде "ял итә".

Ә менә Лагеркадан "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгында чәчәсе мәйданнар байтак әле. "Кара Чишмә"дә эшне нык тизләтәсе бар.

Алдынгылар

"Сөлчә" җәмгыятеннән Григорий Миронов МТЗ-1221 тракторында 400 гектарда дым каплаткан, 1000 гектарда чәчү эшләре башкарган.

"Күтәмә АГРОфирмасы" механизаторы Владимир Герасимовның да күрсәткечләре шул чама.

"ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятенең "Нью-Холланд" тракторында эшләүче Рәмзил Гарифуллин "Хорш" чәчкече белән 1450 гектар мәйданны буйсындырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined