Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “Чирмешән районы тизрәк алдынгылар сафына басарга, алга барырга тиеш“

    22 февральдә муниципаль район Советының чираттагы унтугызынчы утырышы узды. Районыбызда, барыннан да бигрәк, авыл хуҗалыгын алга җибәрү мөһим. Докладта бу тармак эшенә күп урын бирелгән. Авыл хуҗалыгында тәнкыйть зонасыннан чыгарга кирәк. Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин "2016нчы елда Чирмешән муниципаль районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2017нче елга бурычлар турында"...

    22 февральдә муниципаль район Советының чираттагы унтугызынчы утырышы узды. Районыбызда, барыннан да бигрәк, авыл хуҗалыгын алга җибәрү мөһим. Докладта бу тармак эшенә күп урын бирелгән. Авыл хуҗалыгында тәнкыйть зонасыннан чыгарга кирәк.


    Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин "2016нчы елда Чирмешән муниципаль районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2017нче елга бурычлар турында" отчет чыгышында билгеләп үткәнчә, узган елны, салымнар һәм салым булмаган керемнәр хисабына, район бюджетына 2015нче елдагыдан 18 процентка күбрәк, ягъни 323,7 миллион сум үзкеремнәр акчасы кергән. Халыкның мәшгульлеге һәм тормыш дәрәҗәсе, бюджетның керем өлеше үтәлеше, районның тулаем территориаль продуктын формалаштыру сизелерлек дәрәҗәдә нефть табучы компанияләр эшчәнлегенә бәйле. Былтыр Чирмешән районы ятмаларыннан 2015нче елдагыдан 2,3 процентка күбрәк, ягъни 1 миллион 419 мең тонна нефть суыртылган.

    -Җаваплылыгы чикләнгән 10 җәмгыятьтә һәм 41 крестьян-фермер хуҗалыгында 500 кеше хезмәт куя, авыллар халкы тормышында һәм район икътисадында авыл хуҗалыгы тармагы аерым урын алып тора, - диде докладчы. - 2016нчы елда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 244 миллион сум субсидия бирелде. Алар минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, бөртек һәм кузаклы культуралар орлыклары алуга тотылды. Милек формасына карамастан, терлекләр санын арттырырга, гаилә фермаларын, шәхси-мини һәм макро фермаларны үстерергә, мөгезле эре терлекләрнең 100 процентын да ясалма орлыкландыруны тәэмин итәргә кирәк.

    Соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның роле үсә бара. Моны истә тотып, республика җитәкчелеге андый хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирә. 2016нчы елда шәхси хуҗалыклар савым сыерлары һәм кәҗәләр асрау чыгымнарын каплауга республика бюджетыннан 6,6 миллион сум, сөт юнәлешендә мини-ферма төзүгә 28 гаилә 5,6 миллион сум субсидия алдылар.

    Район башлыгы биналар, торак, юл төзелеше, капиталь ремонт, демографик хәл, мәшгульлек, кече бизнес, мәгариф, медицина, мәдәният тармакларында эш торышы, социаль яклау, законлылыкны тәэмин итү һәм башкалар турында да тәфсилләп сөйләде.

    Утырышта чыгыш ясаучылар да авыл хуҗалыгын алга җибәрү, кече һәм урта бизнесны үстерү, инвесторлар җәлеп итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмне көчәйтү, мәшгульлек, тармакларда эшнең сыйфат күрсәткечләрен яхшырту хакында фикерләрен җиткерделәр.

    -Чирмешәннең төп байлыгы - аның эшчән халкы. Элеккегеләрдән сабак алып, җирлекләр алдына дөрес бурычлар кую, алга бару мөһим, - диде ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев. - Тизрәк алдынгылар сафына басу өчен сездә резервлар бар. Район үзәге елдан-ел матурлана бара, аңа күпләр көнләшерлек. Бүген караган төзелеш-ремонт объектларында хәтта шәһәрләрдәге кебек стандартлар.

    Утырыш азагында Васил Шәйхразиев дистәгә якын якташыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды.

    Чирмешәндә берьюлы 16 гаилә "өй туе" үткәрде

    Чирмешәндә төзелгән, ике катлы 16 фатирлы торак йортны да нәкъ бүген файдалануга тапшырдылар. "Аренда торагы" программасы буенча. Аны җаваплылыгы чикләнгән "Төзүче" җәмгыяте өлгерткән. Бу йорттагы 9 фатирны бюджет сферасында эшләүчеләргә бирделәр, калганнарында инвалидлар, шәхси эшмәкәрләр, авыр тормыш хәлендәгеләр, белгечләр торачак.

    Килешү нигезендә, йорт ияләре аренда һәм коммуналь хезмәтләр өчен акча түләргә йөкләмә алалар.

    Титов урамында салынган, Чирмешәндә мондый беренче аренда торагы, күренеп тора, сыйфатлы, матур итеп төзелгән. Коммуникацияләр сузылган, юллар ясалган, хәтта җиһазлар: гарнитур, диван, телевизор, газ плитәсе, кер юу машинасы да бар.

    Район үзәгендәге "өй туе"нда, торак хуҗалыкларына тантаналы төстә ачкычлар тапшыру бәйрәмендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты, аны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.

    Аренда торагы программасы 2012нче елда старт алды, аның кысаларында фонд 1225 квартиралы 21 йорт төзегән. Әлеге программа республика шәһәрләрен һәм районнарын үстерүгә, яңа ачылган предприятиеләргә килгән, моңа кадәр муниципаль берәмлекләрдә халыкка хезмәт күрсәтүче белгечләрне (врачлар, укытучылар һ.б.) торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.

    -Республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, мондый йорт кирәк иде, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, квартиралар ияләрен котлап.

    Васил Шәйхразиевка аеруча төзелешнең сыйфатлы башкарылуы ошаган. -"Аренда торагы" программасы бөтен җирдә яклау таба, фатир булдыру - һәр гаилә өчен мөһим фактор, - диде ул, фатирлар хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасында.

    Чирмешәндәге әлеге йортта торучылар бер яки ике бүлмәле фатир өчен айга уртача 1700-3000 сум аренда акчасы түлиләр (бер квадрат метрның бәясе 50 сум).

    Бер бүлмәле фатир алган Мария Чернова аеруча шат бүген.

    -Моңа кадәр баракта яшәдем, ул нык тузган иде. Миңа дигән бүлмәләрне кереп күрдем, бик уңайлы, бөтен шартлар тудырылган, - ди озак еллар больницада эшләгән инвалид якташыбыз. -Бу үзенә күрә миңа 55 яшь тулу алдыннан зур бүләк булды. Җитәкчеләребезгә чиксез рәхмәт.

    Авыр тормыш хәлендәге әниле-кызлы Илһамия һәм Әлфинә Мөхәммәтҗановалар да бүген-иртәгә монда күченәчәк. Алар да "өй туе"н зарыгып көткәннәр.

    Чирмешәндә арендага торак алырга теләүчеләр бик күп. Шуны истә тотып, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев әйтүенчә, алдагы елларда 16 квартиралы тагын 5 йорт төзергә проек эшләнә. Әгәр ул да программага керсә, янә дистәләп гаилә фатирлы булачак.

    "Ромашка"ны танымаслык иткәннәр

    Район Советы утырышына килгән кунаклар район үзәгендәге үзгәртеп корылган "Ромашка" балалар бакчасын да карадылар. 120 урынга исәпләнгән бина бер ел чамасы ремонтланды, эчке һәм тышкы як та яңарды. Биредә музыка-физкультура залы, методика, медицина, процедура кабинетлары, азык әзерләү блогы, кер юу урыны - бар да бар, яңа, матур, уңайлы.

    Эш барышында, кирәк булгач, янкорма ясап, кухняны киңәйткәннәр. Кабинетларга өр-яңа мебель кайтарылган, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә истә тотылган.

    Бу көнне, кунакларга район мәдәният йорты фойесында районда җитештерелүче эшләнмәләрдән оештырылган күргәзмәне дә күрсәттеләр. Васил Шәйхразиев, юл уңаенда, район башлыгы белән бергә, Кара Чишмә мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән дә танышкан, монда да эшнең сыйфатын ошаткан.

    Марат Гомәров фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: