Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәктәпләре акча эшли

Бәркәтә мәктәбе быел 4000 төп чәчәк, 200 помидор һәм 100 борыч үсентеләре үстергән. Бу өлкәдә аларның тәҗрибәләре бар инде, былтыр да чәчәк үсентеләре сатып, 15 мең сум акча эшләгәннәр. -Узган елда чәчәк үсентеләрен авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлар бик тиз алып бетерделәр. Ярминкәләрдә сатарга калмады да. Быел инде үсентеләрнең санын...

Бәркәтә мәктәбе быел 4000 төп чәчәк, 200 помидор һәм 100 борыч үсентеләре үстергән. Бу өлкәдә аларның тәҗрибәләре бар инде, былтыр да чәчәк үсентеләре сатып, 15 мең сум акча эшләгәннәр.

-Узган елда чәчәк үсентеләрен авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлар бик тиз алып бетерделәр. Ярминкәләрдә сатарга калмады да. Быел инде үсентеләрнең санын арттырдык,- ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. - Бу эшне быел да дәвам итәргә ниятләдек. Дөрес, мәшәкате бар: туфрагын әзерләргә, су сибәргә, йомшартырга, ашлама кертергә, кыскасы, технологиясен үтәргә кирәк. Бу эшкә бөтен коллективны җәлеп иттек. Әмма акчасы да ярап куя, мәктәп ихтыяҗларына бар да ярый.
Әлеге юнәлештә Иваш­кино мәктәбе дә уңышлы эшли. Аларның теплицаларында ин­де петунияләр чәчәк ата икән. Алардан тыш, 1000нән күбрәк помидор һәм болгар борычы да сатарга планлаштыралар. Туймәт мәктәбе былтыр 14 мең сумга суган саткан булган, быел аны тагын да күбрәк чәчкәннәр. Чәчәкләр, яшелчәләр үсентеләре өчен дә урын табылган.
Ә менә Шешминка мәктәбе үсентеләрнең бер өлешен саткан да, ул акчага алмагач, чия, карлыган үсентеләре алып утыртканнар. Иске Котыш мәктәбе үсентеләрдән кергән акчага теплица өчен пленка сатып алган.
Соңгы вакытта мәктәп яны участокларының эш­чәнлегенә зур игътибар бирелә. Башка кайбер мәктәп коллективлары да узган елны участокларында яшел­чә, җиләк - җимеш үстереп, үзләреннән артканын сатып, мәктәп бюджетын шактый баета алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәктәпләр теплица үсентеләр