29 апрель 2016 яңалыклары
-
Чирмешән урамнарына яңа асфальт җәеләчәк
Район үзәгенең Техническая урамында - "Кәрван Сарай" каршындагы юл чатыннан "бассейн"га чаклы һәм Дзержинская урамында - Саклык банкы тирәсеннән Амур ягына чыга торган юл чатындагы араны тоташ асфальтлап ремонтларга ниятлиләр. -Җир кышын каты туңмаганлыктан бугай, район үзәге юллары быел аеруча тузды. Чирмешәннән кала, Түбән Чегодай һәм Кече Чегодай авылларындагы асфальт...
-
Чирмешән районы мәктәпләре акча эшли
Бәркәтә мәктәбе быел 4000 төп чәчәк, 200 помидор һәм 100 борыч үсентеләре үстергән. Бу өлкәдә аларның тәҗрибәләре бар инде, былтыр да чәчәк үсентеләре сатып, 15 мең сум акча эшләгәннәр. -Узган елда чәчәк үсентеләрен авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлар бик тиз алып бетерделәр. Ярминкәләрдә сатарга калмады да. Быел инде үсентеләрнең санын...
-
Башкортстанда фаҗига: өч бала әниләре күз алдында янып үлгән (ФОТО)
Башкортстанның Балтач районы Комъязы авылындагы фаҗига 27 апрель иртәсендә килеп чыккан. 25 яшьлек әни кеше йокыдан торып, хуҗалык эшләре белән ишегалдына чыгып китә. Ире өйдә булмый, ә өч сабые йоклап кала. Хуҗабикә ишегалдында кайнашканда, йортта ниндидер тавыш ишетелә. Шул арада тәрәзәдән кара төтен чыкканы күренә. Әни кеше дөньясын онытып йортка...
-
Чирмешәнлеләргә Олимпиада медальләре тапшырылды
Райондашларыбыз - "Сетевая компания" җәмгыяте начальнигы Рәмил Кәримов, 2нче Чирмешән мәктәбенең физик культура укытучысы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илгизәр Закиров, "Кади" җәмгыяте (бүген "Авангард") җитәкчесе Рәдис Камалов, Лашман мәктәбе физик культура укытучысы, спорт буенча инструктор Фаиз Билалов, Ульяновка мәктәбенең физик культура укытучысы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Андриян Тимирясов "2014 елда...
-
Мөмкинлеге чикле чирмешәнлеләрнең мөмкинлекләре арта
Районның мәгариф оешмаларының күпчелегендә мөмкинлеге чикле кешеләр дә үтеп керерлек шартлар булдырылган - пандуслар ясалган. Быел районның ике мәгариф объектында капиталь ремонт бара. Эш барышында бу оешмаларда да каршылыксыз мохит программасы тормышка ашырылачак. "Ромашка" балалар бакчасында инвалидларга юл - пандус ясалырга тиеш. Түбән Кәминкә мәктәбендә, бина эчендә инвалидлар өчен махсус...