Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыкларының кайберләрендә орлык сыйфатлы түгел

Район хуҗалыкларында язын чәчү өчен 9 мең 600 тонналап орлык кирәк. Бу күләмдә симәнә салынган салынуын, тик аларның сыйфаты начар. Булган орлыкларның 58 проценты (15 процент рөхсәт ителә) массакүләм репродукцияле, ягъни, гади генә әйткәндә, картайган. -Менә, күрәсезме, кайбер орлыклар бөтенләй шытмаган, берничәсенең үсентеләре бик зәгыйфь, тамырлары да начар,- ди "Россельхозцентр"...

Район хуҗалыкларында язын чәчү өчен 9 мең 600 тонналап орлык кирәк. Бу күләмдә симәнә салынган салынуын, тик аларның сыйфаты начар. Булган орлыкларның 58 проценты (15 процент рөхсәт ителә) массакүләм репродукцияле, ягъни, гади генә әйткәндә, картайган.

-Менә, күрәсезме, кайбер орлыклар бөтенләй шытмаган, берничәсенең үсентеләре бик зәгыйфь, тамырлары да начар,- ди "Россельхозцентр" учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов үз лабораторияләрендә үсенте җибәргән орлыкларны күрсәтеп. - Димәк, әлеге орлыкларның бер өлеше чирле, аларны препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Нинди кирәклеген без җитәкчеләргә әйтәбез.
Үзәк белгечләре - агрономнар бирегә китерелгән бөртекләрне шулай итеп, фитоанализ ясап, авыруларга да тикшерә. Моның өчен 100 данә бөртекне махсус тасмага берәм-берәм тезәләр, аннан аны урап, 20 градус җылылык тотучы термостатка куялар. Орлыклар тасмада яткан килеш кенә шытып, яшел үсентеләр җибәргән. Барысы да күренеп тора. Белгечләр тамырлар санына карап шушы орлыктан фәлән кадәр уңыш алырга мөмкинлеген дә чамалыйлар икән. Линейкалар белән үлчәп, хуҗалык җитәкчеләренә орлыкны нинди тирәнлеккә күмдерергә кирәклеген дә киңәш итәләр.
-Районда әзерләнгән орлыкларның яртысыннан артыгы картайган, дидек. Орлык иске булган саен уңдырышлылык та елдан-ел түбәнәя бара. Һөнәр техникумы филиалында, "Кара Чишмә"дә", "Моляков В.А.", "Камалова Р.И." крестьян- фермер хуҗалыкларында орлыклар тулысынча диярлек массовый репродукцияле. "Үтәмеш"тә, "Лашман агрофирмасы"нда, Ульяновкадан "Иванов Ю.С." крестьян-фермер хуҗалыгында да чүп чәчеп яхшы уңыш алмакчылар,-ди Фәнил Шәйхетдинов.- Ә Күтәмәдә орлыкчылык буенча яхшы эшлиләр. Менә быел тагын элиталы арпа чәчәчәкләр. Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыяте бодаен узган ел яңарткан иде. Быел шулай ук элиталы солы юллаган. Югары Чегодайдан 400 гектар җире булган шәхси эшмәкәр "Фәхретдинов Й.М." Алексеевск районыннан яңа симәнә алып кайтты. Быел Сосновкада оешкан "Горбатов К.Р." КФХсы да уңышын яхшы орлыктан үстермәкче.
Орлыкларын яңартучыларга дәүләт тә (федераль үзәк һәм республика) субсидия белән булыша икән. Әгәр, әйтик, хуҗалык 1 килограммын 16 сумнан бодай сатып алса, үзәктә санап күрсәттеләр, дәүләт 16 сумның 8 сум 50 тиенен кире кайтара.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан