Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән җитәкчеләре инвалидларга ишекләрне киңәйтәчәк

Мөмкинлекләре чикле якташларыбызга, сораулары булса, район җитәкчесенә хат язып та, үзенә кабул итүгә килеп тә җавап алырга мөмкин. Татарстан Республикасында һәм безнең районда инвалидлар декадасы ачылышына багышлап махсус оештырылган мәгълүмати - тамаша чарасында Наил Зарипов шулай дип белдерде. Хәер, кайберәүләр "тимерне кызуында сукты", сорауларын кәгазьгә теркәп, район башлыгына тапшырдылар да....

Мөмкинлекләре чикле якташларыбызга, сораулары булса, район җитәкчесенә хат язып та, үзенә кабул итүгә килеп тә җавап алырга мөмкин.

Татарстан Республикасында һәм безнең районда инвалидлар декадасы ачылышына багышлап махсус оештырылган мәгълүмати - тамаша чарасында Наил Зарипов шулай дип белдерде. Хәер, кайберәүләр "тимерне кызуында сукты", сорауларын кәгазьгә теркәп, район башлыгына тапшырдылар да. Аларга, барысына да, җавап биреләчәк.
Район мәдәният йортындагы бу бәйрәмгә Казаннан ук килгән рәсми затлар чыгышларында да искәртелгәнчә, мөмкинлекләре чиклеләр кайвакыт нибары бер җылы сүзгә мохтаҗ. Әле сау-сәламәтләр өчен дә шактый авыр заманда инвалид кеше читтәгеләр ярдәменә өметләнергә мәҗбүр. Игътибар җитмәсә, кайгырту тоймасалар, ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәсә, сәламәтлеккә туймаучыларның властька да ышанычлары кими, алар башкаларга борыла, соңгы чиге Аллаһыдан ярдәм сорый. Шуңа күрә бу мәсьәлә гел күз уңында булырга тиеш.
Район мәдәният йортында ике йөз иллеләп инвалид, ветераннар, җитәкчеләр, "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары катнашында узган бәйрәмдә, алда язылганча, Казаннан да кунаклар күп иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Марат Хәйруллин, Валентина Липужина, Рифат Ганибаев республикада "Каршылыксыз мохит" федераль программасының ничек үтәлүе, инвалидларны борчый торган проблемалар турында сөйләделәр.
Кызганычка каршы, инвалидларга бар җирдә дә ишекләр ачык дип булмый. Кайбер оешмаларга алар ансат кына керә дә алмый. Күбесе, бик теләсә дә, җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашудан мәхрүм. Инвалид кешене аңлау өчен алар урынына кайчак үзебезне куеп карарга да кирәктер.
Россия Федерациясенең 2011 - 2015 елларга исәпләнгән "Каршылыксыз мохит" дәүләт программасы, ә республикада шул елларга максатчан программа кысаларында 2011 һәм 2012 нче елларда Татарстанда сәламәтлек, һөнәри белем бирү, мәдәният, физик культура һәм спорт, социаль яклау һәм халык мәшгульлеге учреждениеләрендә генә дә ике йөзләп объект адаптацияләнгән, ягъни инвалидларга уңайлы шартлар тудырылган.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр дә үзләрен күрсәтергә җай эзли. Кемдер спортта, икенчеләре сәнгатьтә бик югары үрләр яулый. Татарстан кинематографистлары көчле рухлы андыйлар турында соңгы җиде елда егермеләп документаль һәм нәфис фильм төшергәннәр. Аларның кайберләрен бүгенге бәйрәмдә дә күрсәттеләр.
Бәйрәмгә Иске Үтәмештән Рәсинә Гыйльманова да килгән. Лениногорск районында туып-үскән, инде илле ел шул авылда яшәп, егеме биш ел сыер сауган бу ханым барына бик канәгать.
-Зарлана торганмыни соң, ут, су, газ проблемасы юк, ашарга-эчәргә бар. Иң кирәге саулык, - ди биш бала әнисе. - Былтыр, операция ясаткач, инвалид булдым, рәхмәт, аякка бастым, терелттеләр.
Кызганыч, Рәсинә апаның ире Сәгыйт бик иртә үлеп киткән, әле сырхаулагач та кулыннан көрәк-сәнәген төшермәгән. Гыйльмановлар әле хәзер дә абзарларын буш тотмыйлар, малларны күп асрыйлар.
Инде күптән аяклары авыртучы якташыбыз Фәнис Нуретдинов та бик оптимист, төшенкелеккә бирелми торган кеше. Яр Чаллыда яши ул, кул көрәштерү остасы, илкүләм, республикакүләм бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңү яулаган спортчы. Әле мәзәкләр язып та кеше көлдерә."
Күптән түгел генә операция кичергән Фәнис абый, үз машинасында туган ягыбызга ашкынып кайткан. Ике култык таягы ярдәмендә, кызу-кызу атлап, ул әле сәхнәгә дә менде, райондашларга сәламен җиткерде.
Популяр җырчы Илсур Сафин да саулыкка туймаганнарның, мөмкинлекләре чикле абый-апаларның, эне-сеңелләрнең хәлен яхшы аңлый. Күптән түгел аягын сындырган икән.
-Алай да күпчелек уйларым, хисләрем сезнең белән. Килмичә булдыра алмадым, - дип, ул тамашачыларга әллә ничә җыр бүләк итте. Аннан соң бүген башка кайбер артистларга да сүз бирделәр.
Якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның Рәссамнар союзы әгъзасы, дистәгә якын күргәзмәләрдә катнашкан талантлы рәссам Әнвәр Сәйфетдинов бүгенге бәйрәм, инвалидлар декадасы ачылышын үзенчә ямьләде, район мәдәният йорты фойесында аның картиналарыннан мини-күргәзмә оештырганнар.
-Мин меңгә якын картина ясадым, - ди Чирмешәндә яшәүче һәм эшләүче рәссам. - Без үсәргә, минем менә бу картинадагы көнбагыш кебек үз-үзебезне ачарга тиеш, - ди ул. Сәйфетдинов мондый эшләре аша тормышның да мәгънәсен ачарга, башкаларга җиткерергә омтыла.
-Чирмешәндәге бу чараны бик ошаттым, мондый очрашуларны ешрак оештыру кирәк, - ди республиканың инвалидлар оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев.
Инвалидлар декадасы дәвам итә.
Кадыйр Гомәров.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Әлеге чараны сүрәтләүче фоторәсемнәр белән "Фотолар галереясында" танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Инвалидлар декадасы башланды