Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән фермеры Ринат Әхтәмов бабасына охшаган

Ул 2012 елда терлекчелек белән шөгыльләнә башлый. Иң элек йорты янында зур абзар төзеп, 12шәр баш үгез тота, итчелек белән шөгыльләнә. -Итне урнаштыру авырлашты, малны суярлык иткәнче елъярым - ике ел үстерергә кирәк бит, - ди Чирмешәндә яшәүче эшмәкәр Ринат Әхтәмов. - Шуннан соң сөтчелеккә күчәргә уйладым һәм, нигәдер, биш...

Ул 2012 елда терлекчелек белән шөгыльләнә башлый. Иң элек йорты янында зур абзар төзеп, 12шәр баш үгез тота, итчелек белән шөгыльләнә.

-Итне урнаштыру авырлашты, малны суярлык иткәнче елъярым - ике ел үстерергә кирәк бит, - ди Чирмешәндә яшәүче эшмәкәр Ринат Әхтәмов. - Шуннан соң сөтчелеккә күчәргә уйладым һәм, нигәдер, биш баш сыер алу теләге туды.

2014 елда Ринатка бу хыялын тормышка ашыру насыйп була - терлек сатып алуга бер миллион 500 мең сумлык грант ота. Шәхси эшмәкәр элеккеге "Красный Октябрь" колхозының ташландык дуңгыз фермасын ремонтлап, 45 баш тана сатып ала. Билгеле, аны торгызу, маллар асрарлык хәлгә китерү өчен күп көч һәм чыгымнар тотарга туры килгән.

-Үз эшемне булдыру ул минем канда бардыр инде, бабайның әтисе күп маллар тоткан, хәтта үзенең ипи пешерү цехы да (пекарня) булган, - ди Ринат Баязит улы. - Без бит инде балачактан ук мал арасында үскән малайлар, 6 класста укыганда ук абзарда тирес чыгару транспортеры ясау теләге бар иде. Бүген фермабызда бу да бар.

Әхтәмовның крестьян-фермер хуҗалыгында 35 савым сыеры, 10 тана бар, болардан тыш махсус читлекләрдә 12 баш бозау, үгез дә үзләренеке. Фермада атсыз да булмый - ул эшне күпкә җиңеләйтә. Бу кадәр малны тәрбияләү, билгеле, күп көч сорый, ике мал караучы һәм сыер савучы да гел фермада. Ял көннәрендә хатыны Гүзәл һәм улы Булат та ярдәмгә киләләр. Ә җәен мал азыгы хәстәрләгәндә тагын өстәмә кешеләр ялларга туры килә.

"Р.Әхтәмов" крестьян-фермер хуҗалыгының сөтен һәр көнне Чирмешән май-сыр заводыннан килеп алалар. Әлегә алар 150 килограмм сөт саталар, тагын 80ләп литрын яшь бозауларга эчертәләр. Сыерларның 12се бозаулаган, ташлатканнары да бар.

-Төп керемебез - сөттән. Сөткә бәя төшү безнең файдага түгел инде, чыгымнар да байтак бит. Электр энергиясе чыгымнарын киметү өчен, бозауларга суны мичкә утын ягып җылытабыз. Кышын сөттән айга уртача 90 мең сум керә. Аннан соң, бераз үстергәч, үгез бозауларны сатабыз, үзебезгә таналарны гына калдырабыз, - ди Ринат. - Кыш көне, билгеле, эш мәшәкатьлерәк. Җәй маллар көтүгә чыга, үткән ел бозауларны электрон "көтүче" саклады, быел аны зурайтып, сыерларны да шунда җибәрергә исәп бар.

Аяз көннәрдә сыерлар кышын да саф һавада йөри, без барган көнне дә алар йортта, кояшта "кызына" иделәр. Малларның тамаклары тук. Җәй көне үзләренең ЮМЗ тракторы белән, болыннан чабып, 500 төргәк печән әзерләгәннәр, 55 тонна фураж, төргәкләрдә салам сатып алганнар, яшь бозаулар өчен яфрак-азык запаслары да бар.

"Ял итәргә вакыт каламы соң?" - дигән соравыма Ринат: "Безнең ял менә шунда, маллар арасында инде. Эшләр җайлы гына барса кызык кына. Иртән бишенче яртыда торып чыгып китәм, кич 8-9ларда кайтып керәм. Иртәрәк торып, соңрак ятсаң барына да өлгерергә була."

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы бабасына охшаган Ринат Әхтямов