Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чимал түгел, товар сатыйк

Гаҗәп хәл, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, халыктан җыелган сөтне үзебездә эшкәртеп сатардай предприятие юк. Югыйсә, безнең сөттән кефир, катык, каймак ише ризыклар ясап, читтә кемнәрдер файда күреп ята. Гомумән, районда җитештерү тармагы юк дисәң дә була. Бу хакта район эшмәкәрләре җыелышында тагын сүз кузгаттылар. Район читкә чимал чыгару белән генә...

Гаҗәп хәл, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, халыктан җыелган сөтне үзебездә эшкәртеп сатардай предприятие юк. Югыйсә, безнең сөттән кефир, катык, каймак ише ризыклар ясап, читтә кемнәрдер файда күреп ята. Гомумән, районда җитештерү тармагы юк дисәң дә була. Бу хакта район эшмәкәрләре җыелышында тагын сүз кузгаттылар.

Район читкә чимал чыгару белән генә чикләнмичә, сәүдә базарында үзе ясаган продукцияне сатарга тиеш. Белгечләр әйтүенчә, бездә җитештерү өлкәсендә эшкә җигелмәгән "буш урыннар" байтак әле. Ә үрнәк, мисал итеп тагын Самара өлкәсендәге Гали авылын атадылар. Теплицада үстерелүче кыяр, помидорны, ит эшкәртүне әйтмибез дә инде: әлеге ризыкларны алар чирмешәнлеләргә дә китереп сата. Бу авылда берәү төсле калай-профнастил ясау эшенә дә җайлашкан. Ә без әлеге төзелеш материалын читтән ташыйбыз. Шул рәвешле, акчаларыбыз чит районнар, чит төбәкләр кесәсендә кала.
-Районга кемне генә чакырмадык, кем белән генә сөйләшеп карамадык. Эре предприятиеләр ачарга тәкъдим иттек. Тик, кызганыч, нәтиҗә юк. Үзебезнең эшмәкәрләребез дә җитештерү белән шөгыльләнергә курка. Җитештерү булмау - безнең төп проблема, - диде җыелышта район башлыгы Наил Зарипов.
Әлеге фикерне кунаклар да - Республиканың Кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе вице - президенты Рафик Шәйхетдинов, Сәүдә - сәнәгать палатасының көньяк-көнчыгыш идарәсе рәисе Рөстәм Латыйпов та куәтләде. Җирле эшмәкәрләр үзләре кузгалмаса, эшләп күрсәтмәсә, читләр районга инвестицияләр кертмәячәк. Яктагыларны бездә эшләп файда алып була дип кызыктыру зарур.
Шушы һәм эшмәкәрлек юнәлешендәге башка проблемаларны хәл итү максатында районда җиде кешедән, үзебезнең эшкуарлардан торган Эшмәкәрләр советы төзелде. Ничек булыр, алар киләчәктә хакимият, бизнес, иҗтимагый оешмалар арасында "күпер салучылар" ролен үтәргә тиеш. Ә эшмәкәрләргә конкретрак, практик ярдәм итү, товарны урнаштырырга - сатарга, белгечләр әзерләүдә Сәүдә - сәнәгать палатасының районда төзелгән департаменты булышачак диделәр. Әлегә бу департаментны җитәкләү Фәрһад Мортазинга йөкләнде.
Статистика буенча, районда эшмәкәрлекнең иң югары ноктасы - "пигы" 2009 нчы елга туры килә (эш башлаучыларга хөкүмәттән 58 мең сум акча бирелгән ел). Ул елны 510 кече һәм урта предприятиеләр исәптә торган. Ә бүген исә, бу сан 200гә азайган. Бюрократик киртәләр, Пенсия фондының зур процентлы салымнары аркасында күпләр ябылган да. "Бер кулы белән биргәнне, дәүләт икенче кулы белән алмасын иде",- диделәр җыенда эшмәкәрләр. Бүген тагын шундый хәл күзәтелә - бизнес кредитка баткан. "Судан коры чыгу", банкларга булган бурычларны каплау өчен, кайберәүләр яңа кредитлар алырга мәҗбүр. Бу очракта эшне алга җибәрү, заманча җиһазлар алу, яңа технологияләр кертү турында сүз дә була алмый. Бу да проблема. Эшмәкәрләр советына да, яңа төзелгән департаментка да эш байтак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: предприниматели