Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмдә флагларны алдынгылар күтәрде

Районның иң зур мәктәбендә - Чирмешән лицеенда быел 390 бала белем алды, шуларның 28се - 11нче, чыгарылыш классында. - Унбер елга беренче тапкыр безнең лицейның 11нче классларында шулкадәр, аз бала белем алды, - ди лицей директоры Марат Могыйзов. Ничек кенә булмасын, "Соңгы кыңгырау" бәйрәме биредә, елдагыча, бик тантаналы төстә үтте....

Районның иң зур мәктәбендә - Чирмешән лицеенда быел 390 бала белем алды, шуларның 28се - 11нче, чыгарылыш классында.


- Унбер елга беренче тапкыр безнең лицейның 11нче классларында шулкадәр, аз бала белем алды, - ди лицей директоры Марат Могыйзов.

Ничек кенә булмасын, "Соңгы кыңгырау" бәйрәме биредә, елдагыча, бик тантаналы төстә үтте. Мәктәп коллективы сынатырга яратмый. Район олимпиадаларында бу мәктәп укучылары иң күп призлы урыннар яулыйлар, спорт ярышларында да актив катнашалар. Уку алдынгылары да аз түгел. Әйтик, чыгарылыш класс укучысы Айгөл Габидуллина алтын медальгә дәгъва кыла. Гомумән, унбер елда лицейны 30 укучы медальгә тәмамланган, шуларның 9сы - "алтын" иясе.

Бүгенге бәйрәмдә 11нче класс укучылары Аида Ихсанова, Алия Сөләйманова, Алинә Николаева, Гөлнара Мотыйгуллина Россия Федерациясе,Татарстан Республикасының Һәм районның флагларын күтәрү хокукына лаек булдылар.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, 11 "а" класс җитәкчесе Галия Кәримова, 11 "б" класс җитәкчесе Әлфия Гомәрова, ата-аналар, укытучылар, беренче класс укучылары - бүген барысы да мәктәпне тәмамлаучыларга бары тик матур теләкләр генә ирештерделәр.

Ә чыгарылыш сыйныф укучылары, 11 ел буена белем, тәрбия биргән өчен рәхмәт йөзеннән, яраткан укытучыларын чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

- Соңгы кыңгырау - тантаналы һәм бик моңсу бәйрәм, чөнки бүген безнең балачак тәмамланды, - ди 11нче классны тәмамлаучы Булат Галимов. - Алда зур сынаулар - бердәм дәүләт имтиханнары, олы тормыш көтә. Сынатмаска, укытучыларыбыз, әти-әниләр йөзенә кызыллык китермәскә тырышырбыз.

Автор фотолары.

Лицейдагы бәйрәмнән фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Соңгы кыңгырау – тантаналы һәм бик моңсу бәйрәм