Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм тиз уза

Быел район үзәгендәге - төп Сабантуй башка еллардагыдан да купшырак узды. Тансык бәйрәмебез программасында, эчтәлегендә, бизәлешендә үзгәрешләр байтак иде. Ике бәйрәм бергә туры килде дисәң дә була, нәкъ бүген Чирмешән авылына нигез салынуга 280 ел тулуны да билгеләп үттек. Сабан туе, билгеле, иң элек язгы кыр эшләренә, узган бер ел...

Быел район үзәгендәге - төп Сабантуй башка еллардагыдан да купшырак узды. Тансык бәйрәмебез программасында, эчтәлегендә, бизәлешендә үзгәрешләр байтак иде. Ике бәйрәм бергә туры килде дисәң дә була, нәкъ бүген Чирмешән авылына нигез салынуга 280 ел тулуны да билгеләп үттек.


Сабан туе, билгеле, иң элек язгы кыр эшләренә, узган бер ел эчендә башкарылганнарга йомгак ясау, игенчеләрне олылау, кадерләү, үсендерү бәйрәме. Иң - иңнәр өчен махсус бүләкләр дә алып куелган.

Кыр эшләре дигәннән, быел язгы чәчү гадәттәгедән сизелерлек иртә башланды. Шөкер, планлаган мәйданнарда орлыклар җиргә күмдерелде, кирәк вакытта яуган яңгырлар һәм җылы һава шартларында алар матур шытымнар бирде. Күз тимәсен, әлегә табигать безгә бик рәхимле, бар да күкрәп үсә. Күренеп тора, быел урып- җыю эшләре дә гадәттәгедән иртәрәк башланыр кебек.

Чәчүлекләрне караганнан соң, махсус комиссия бәяләмәсенә таянып, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында "Күтәмә АГРО-фирмасы" җәмгыятен җиңүче дип таптылар. "Чирмешән АГРО" ("Чирмешәнагрохимсервис"ның ярдәмче хуҗалыгы) - икенче, "Кади" һәм "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Түбән Кәминкә бүлекчәсе өченче урыннарда.

Әлеге лидерлар - җиңүчеләр җитәкчеләрен һәм белгечләрен истәлек бүләкләре тапшырып билгеләп үттеләр, мактау сүзләре ирештерделәр. Сабантуйдан тагын дистәләп игенче - механизаторлар, машина йөртүчеләр, башка кайбер һөнәр ияләре - үз эшләренең осталары да бүләкләр алып киттеләр.

Быелгы кыр батыры да "Күтәмә АГРО - фирмасы"ннан - Булат Фәтыйховка суыткыч һәм тәкә дә бүләк иттеләр. Иван Бокин ("Чирмешән АГРО") - икенче, Ислам Сәрвәров ("Кади") - өченче. Аларга да, Николай Серендеев ("Серендеев Н.И." КФХ җитәкчесе), Әкрәм Әхмәтҗанов ("Әхмәтҗанов Ә.И.", КФХ җитәкчесе), Илгизәр Фәтхетдиновка ("Фәтхетдинов И.И" КФХ җитәкчесе) да кыйммәтле истәлек бүләкләре тапшырылды.

Берничә механизаторга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгыннан да бүләкләр җибәргәннәр. Хезмәтләренә күрә - хөрмәт.

Кырларыбызда әле бүген дә эш кызу: чәчүлекләрне тәрбия кылалар, азык әзерлиләр, киләсе уңышка нигез салалар. Беләгегез талмасын, хөрмәтле игенчеләр!

Районыбызда һәм Чирмешәндә төзелеш эшләре дә тукталмый: биналар үзгәртеп корыла, яңа йортлар калка, юллар шомара, тормыш - көнкүреш шартлары яхшыра. Билгеле, замана кыенлыклары да үзен көннән - көн ныграк сиздерә, үз көнеңне үзең күрергә мәҗбүр итә.

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин болар хакында да әйтеп узды, райондашларны һәм кунакларны татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе белән котлап, соңгы бер елда ирешкән казанышларыбызны санап үтте, үсемлекчелектә җиңүчеләрне мактады, алда телгә алынган иң алдынгы хуҗалыкларны, механизаторларны да кыйммәтле бүләкләр биреп сөендерде.

Бәйрәмебезгә хөрмәтле якташыбыз, районыбыз үсеше хакына байтак, сизелерлек эшләре белән танылган зур җитәкче - ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та кайткан. Бүген ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе уңаеннан котлауларын - тәбрикләвен дә ирештерде, муниципаль районның кайбер авыл җирлекләре башлыкларына ТР Муниципаль берәмлекләр Советы исеменнән бүләкләр дә тапшырды.

Сабан туе флагын "КүтәмәАГРО - фирмасы" директоры Фәнүзә Гобәйдуллина, "Кади" җәмгыяте тракторчысы Фәрһать Морадыймов, "Чирмешән АГРО" җәмгыяте сыер савучысы Людмила Иванова күтәрделәр. Бу да хезмәтләрен олылау билгесе бит. Людмила Иванова алдынгы терлекче буларак аерым бүләкләнде.

Терлекчеләрдән быел юбилеен билгеләп үтүче Людмила Захарова ("Сөлчә" җәмгыяте) да бәйрәмнән истәлек бүләге һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамотасын алып китте.

Быел район Сабан туенда игътибарга лаек яңалыклар да булды. Иң яхшысы - ниһаять, стадион янәшәсендә үк диярлек атлар узышы өчен чабыш юлы ясадылар. Югыйсә, элегрәк бәйрәмнең бик мөһим бизәген күрми кала идек.

1000 метрлы боҗра - круг буенча 15 ат чапты. Иртәнге 10 сәгатьтә башланган узышны йөзләрчә кеше тамаша кылды, көч биреп торды. Ике җигүле рысак (ШЭ "Нәширванов"ныкы) күрсәтмә чыгышларда чаптылар. Сөлек кебек атлар бии - бии, бик ансат чабалар. Карап торуы рәхәт. Чиста токымлы атлар узышында Андрей Миронов (ат ШЭ "H6 Камалова"ныкы) йөгәнләгән "Тропик" финишка беренче килде. "Деринг-Бист" (Ирек Сафин, "Үтәмеш") - икенче, шул ук хуҗалыктан "Фагор" (Дмитрий Мастеров) - өченче.

Җирле атлар төркемендә чапканнардан "Сокол" ("Кади", Зөфәр Хисамов) 2000 метр араны иң тиз узды, "Лада" ("Үтәмеш", Дмитрий Мастеров) - икенче, "Спектр" ("Лашман АГРО", Данияр Гайфетдинов) өченче булдылар.

Атлар узышында беренче урын ияләренә - 10, икенчегә - 7, өченчегә 5әр мең сум акча бүләк ителде. Элек атлар узышын, ерактарак, Чегодай буасы янында узганга, карый алмый идек. Моның өчен урын янәшәдә генә булган икән ләбаса. Бу эшне башкаручылар мактауга лаек. Узыш юлын киләчәктә тагын да уңайлы итәргә, ярышларны ешрак оештырырга планлыйлар. Димәк, атларга, ат спортына игътибар артачак әле.

2012нче ел Сабан туендагы янә бер яңалыкны игътибарсыз калдырырга ярамыйдыр. Мәйданга керү юлында кайбер җирлекләр һәм оешмалар өйчекләр бастырып, аларны бизәп, аш - су әзерләп, кунакларны сыйладылар. Махсус комиссиягә "Күтәмә АГРО - фирмасы"ның бик купшы өйчеге аеруча ошады.

"Чирмешәнагрохимсервис", "Чирмешән" полиция бүлеге, Ульяновка, Түбән Кә-минкә, Лашман һәм башка кайбер авыл җирлекләре, 106нчы һөнәри училище да бу яктан нык тырышканнар. Фантазиягә чикләр юк!

Бүген, Чирмешән авылының 280 еллыгы да булгач, Сабантуй башлану - композиция күрсәтү моменты да райондашларга һәм кунакларга ошамый калмагандыр. Әнә мәйданга, барысы да махсус формадан киенеп, район үзәгендәге кайбер оешмалар вәкилләре килеп керде. Монысы да бәйрәмгә, билгеле, ямь өстәде.

..Халык мәш килүче зур мәйданда уеннар кыза бара. Кем нәрсәгә сәләтле, рәхим ит, күрсәт көчеңне!

Чүлмәк вату, колга башыннан бүләкләр алып төшү, катыктан акча әзләү, гер күтәрү, кул көрәштерү кебек һәм башка кызык уеннарда дистәләрчә кеше катнашты. Һәр җиңүче бүләк алды.

Һәм менә, бөтен игътибарны көрәшкә бирер вакыт җитте. Берничә сәгатькә сузылган алыш Рәмил Бәдретдиновның (Чирмешән) абсолют батыр булып калуы белән тәмам. Сабантуй батыры! Горур, дәрәҗәле яңгырый! Әле моңа өстәп, аңа симез тәкә һәм зур суыткыч бүләк иттеләр. Рә-мил 70 килограммлы көрәшчеләр арасында да җиңүче. Бу категориядә Антон Миронов (Чирмешән) - икенче, Ленар Ибәтов (Чирмешән) - өченче.

80 килолылар урыннарны түбәндәгечә бүлеште: Ринат Бәдретдинов (Чирмешән) - беренче, Фәнис Гыйрфанов (Чирмешән) - икенче, Марсель Гафиев (Чирмешән) - өченче.

90 килолылар группасында Марсель Вәлиев (Әлмәт) җиңде, Илнур Харисов (Яшәүче) - икенче, Ренат Зарипов (Иске Кади) - өченче.

90 килодан авырраклар арасында Фәнис Гафиев үзен иң көчле итеп танытты, Рәзиф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) - икенче; Динар Гатиятов (Кармыш - Түбән Кама) - өченче.

Яшүсмерләр арасында әзербайҗан егете Пунхан Наджапов (Чирмешән) барлык көндәшләрен дә бәхәссез җиңде, беренче урынны яулады, Илназ Галимов (Чирмешән) - икенче, Рәмил Фәсхетдинов (Керкәле) - өченче.
Көрәш дигәннән, хөкемдарлар күпчелек көрәшчеләрнең җиңүен баллар буенча гына ачыкладылар, чиста, көндәшен сыртка салып отулар сирәк булды. Мондый хәлдә, билгеле, оттырган як, гадәттә, дәгъвалар белдерә. Ел да шул хәл. Кайвакыт көрәш этеш - төртешкә әйләнә шул, аеруча авыр үлчәү категориясендә.

Шәп үтте район Сабан туе, көне дә заказ буенча диярлек аяз, җылы торды. Башка еллардан аермалы буларак, быел Сабантуйдан соң, 12 июнь - Россия көне, ял көне туры килгәч, халык та бик күп иде, хәтта трибуналардагы урыннар да буш тормады.

Мәйданнан читтә дистәләгән кеше аш - су әзерләде, шашлык кыздырды, сату итте. Йөзләгән кеше, башкалар күңелен күреп, бүген дә эшләде, рәхмәт яусын!

Инде алдагы ел бәйрәмен көтәбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй – 2012 Чирмешән

2
X