Бәйрәм тиз уза
Быел район үзәгендәге - төп Сабантуй башка еллардагыдан да купшырак узды. Тансык бәйрәмебез программасында, эчтәлегендә, бизәлешендә үзгәрешләр байтак иде. Ике бәйрәм бергә туры килде дисәң дә була, нәкъ бүген Чирмешән авылына нигез салынуга 280 ел тулуны да билгеләп үттек.
Сабан туе, билгеле, иң элек язгы кыр эшләренә, узган бер ел...