Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурычлар куелган – үтәргә кирәк

"Чирмешән районы һәрвакыт алдынгалар сафында булды һәм яңа уку елына куелган бурычларны педагогик коллективлар лаеклы төстә үтәрләр дип уйлыйм". Узган атнада районга эш визиты белән килгән кунак - республиканың Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов район укытучылары алдында ясаган чыгышында шулай дип белдерде. Энгель Навап улы әүвәл...

"Чирмешән районы һәрвакыт алдынгалар сафында булды һәм яңа уку елына куелган бурычларны педагогик коллективлар лаеклы төстә үтәрләр дип уйлыйм".

Узган атнада районга эш визиты белән килгән кунак - республиканың Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов район укытучылары алдында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.


Энгель Навап улы әүвәл Ивашкино урта мәктәбен карап чыкты, укытучылар белән танышты. Аны район башлыгы Наил Зарипов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов озатып йөрделәр.

Быел Ивашкино мәктәп бинасына республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды.

- Төзүчеләр әйбәт эшләгәннәр, кисәтүләр юк,- дип белдерде министр.

Э.Фәттахов Әмир башлангыч мәктәбенә дә керергә вакыт тапты. 60нчы елларда төзелгән бина нык җимерелгән. Бүген монда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм ФАП урнашкан. Биредә яңа күпфункцияле үзәк төзү турында сүз булды.

Район җитәкчесе Наил Зарипов Казан кунагына район үзәгендә балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасын да җиткерде. Бүген "Каенкай" балалар бакчасы бинасын капиталь ремонт та коткара алмый. Моны министр үзе дә күрде.

Бакчага яңа бина, район үзәгендә тагын бер бакча кирәк.

Республикабызның баш укытучысы 106нчы һөнәр училищесы, 1нче Чирмешән мәктәбе, кадет мәктәбендә дә булды. Укытучыларның эш шартлары, проблемалары белән кызыксынды.

Балалар сәнгать мәктәбендә узган киңәшмәдә министр республиканың мәгариф тармагындагы бүгенге хәле, максатлары, бурычлары һәм проблемалары турында сөйләде.

- 1 сентябрьдән белем бирү турында яңа закон гамәлгә керде,- дип башлады үз чыгышын Энгель Фәттахов. - Без үзебезнең эшчәнлегебезне аның нигезендә алып барырга тиешбез. Әйтик, мәктәпкәчә белем бирү системасына игътибар артырга тиеш. Быел математика елы дип игълан ителде. Шуңа да, төгәл фәннәргә игътибар күбрәк була. Мәсәлән, барлык база мәктәпләрен математика кабинетлары белән тәэмин итү каралган.

Очрашуда кадрлар мәсьәләсе, укытучыларның квалификацияләрен күтәрү хакында да фикер алыштылар.

- Безнең укытучыларның күбесе хөрмәтле, тәҗрибәле, инициативалы белгечләр. Сезнең кулда безнең киләчәгебез. Бүген балаларга белем бирү генә түгел, аларны тормышка әзерлекле булып тәрбияләү бурычы да сезнең алда тора,- диде үз чыгышында район җитәкчесе Наил Зарипов.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined