Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтә тарихы китап булып чыкты

Заманында өч мәчете, өч мәдрәсәсе, өч җил тегермәне булган, өч мең чамасы кеше яшәгән Бәркәтә тарихы китап булып чыкты. 450 елдан күбрәк элек нигез салынган "Бөркеп чишмә" турында, мөгаен, әллә ничә китап та язып буладыр. -Бу китапка картым Имаметдин дүрт еллап мәгълүматлар туплады, аннары бер еллап шуларны тәртипкә салды,- ди...

Заманында өч мәчете, өч мәдрәсәсе, өч җил тегермәне булган, өч мең чамасы кеше яшәгән Бәркәтә тарихы китап булып чыкты. 450 елдан күбрәк элек нигез салынган "Бөркеп чишмә" турында, мөгаен, әллә ничә китап та язып буладыр.

-Бу китапка картым Имаметдин дүрт еллап мәгълүматлар туплады, аннары бер еллап шуларны тәртипкә салды,- ди "Бөркеп чыккан чишмә - Бәркәтә"нең авторы Имаметдин Хәйретдиновның хатыны Дания апа. - Исәнлеге чамалы булса да, бер башлаган эшен ташламады, халкыма калсын дип, ашыга-ашыга язды.
Кызганыч, ул үзенең хезмәт җимешен генә күрә алмады. Китапны тәкъдим итү вакыйгасын аннан башка билгеләп үттеләр. Әмма һәр чыгыш ясаучы диярлек ике сүзнең берендә инде мәрхүм Имаметдин Хәйретдиновка рәхмәт белдерергә тырышты. Әллә кайлардан, архивлардан, якташларыннан, матбугат басмаларыннан йөзләрчә документ юллаган китап авторы. Ул бит әле тарихчы да, галим дә, язучы да түгел, ә гап-гади агроном. Хәер, гомере буе шул авылда яшәгәч, эшләгәч, аңа кайбер вакыйгалар болай да билгеле, кешеләр таныш. Әмма мәгълүматың дөрес, ышанычлы, расланган булсын өчен иң элек документларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Имаметдин Нуриәхмәт улы бу яктан әзерлекле, аның бик таләпчән, хак, гадел кеше икәнен бәркәтәлеләр яхшы белә.
Имаметдин Хәйретдинов - баш агроном, Кәрам Әхмәтҗанов рәис чагында "Шушма" колхозы союз күләмендә үк билгеле иде. Уңышларны, билгеле, авыл халкы тырыш хезмәте белән яулый. Күбесе хакында яңа китапта да язылган.
Бәркәтә авылы иң әүвәл Кашка тау итәгендә була. Шул җирдәге гүзәл чишмәне "Бөркеп чишмә" дип атыйлар. Соңрак ул авыл исеменә - Бәркәтәгә әверелгән диләр.
Бәркәтәдә 1859 елда - 1253, 1870 елда - 1384, 1897 елда - 2061, 1908 елда 2942 кеше яшәгән.
Бу авылда 1954 елда электр уты кабына, 1996 елда челтәр газы килә.
-Мин бу китапны кулъязма хәлендә укыдым. Монда авыл тарихы бик җентекләп язылган, бар да кызык,- диде бүген сәхнәгә чыгып сөйләүчеләрнең берсе - Гайсә Миргалимов. - Мин төшергән фотолар да булгач, китапны чыгаруга өлешем кергәнгә дә сөенәм.
Гомумән, Имаметдин абыйга авыл тарихы турындагы тәүге китапка мәгълүматлар туплауда, аннан китапны нәшер итүгә дистәләрчә якташлар булышкан. Матди якны кайгыртучылар гына да алтмышлап. Аларның исемнәрен монда атау кирәкмидер - барысы да китапта язылган. Рәхмәт әйтү урынлы булыр.
"Бөркеп чыккан чишмә - Бәркәтә" "Яз" нәшриятында 500 данә басылган.
Яңа китапны бүгенге кичәдән соң гына кулга алдык.
-Башта ук бирсәк, кызыгы калмый,-диделәр. Өч сәгатькә сузылган бәйрәмдә исә үзешчәннәр моңлы җырлары белән дәртләндерсәләр, авыл шагыйрәләре, шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен оста итеп укыдылар. Монда бит әбиләргә дә шигырь җене кагылган. Һәр бәйрәмдә диярлек аларны күрәбез. Китапханә мөдире Әлфия Сөләйманова, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, башка тармаклар хезмәткәрләре дә ел дәвамында дистәләрчә чара оештыралар.
Бәркәтә - районда иң зур авылларның берсе. Биредә халык мәгърифәтле, максатчан, үткен. Әлеге авыл республикага, илгә бик күп җитәкчеләр бирде. Райондагы оешмалар башлыклары арасында бәркәтәлеләр элек-электән дистәләрчә. Хәрбиләр, милиция-полициядә дан казанганнар, рәссамнар, фән эшлеклеләре, журналистлар, җырчылар дисеңме - бар да бар. Тәмле чишмәләр суын эчеп, янәшәдәге Бәркәтә урманында җиләк җыеп, Шушма елгасында коенып, әрәмәләрдә уйнап, дөньяны Биек таудан күзәтеп үскән егетләр һәм кызлар. Бүгенге чарага да күмәкләшеп, тансыклап кайтканнар, рәхмәт яусын.
Мәдәният йортында узган кичәне Имаметдин абый да "күзәтеп торды". Аның сәхнә түрендә әледән-әле күренеп алучы фотосурәте аша ул авылдашларына рәхмәт әйтте сыман. Китап хәтле китап язган кешенең үзен дә тарихта калдырырга килештеләр: ул яшәгән урамга аның исемен бирергә, ул яшәгән йортка мемориаль такта куярга тәкъдимнәр булды. Авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова, халык риза икән, бу мәсьәләләрнең уңай хәл ителәсенә ышандырды. Әле "Бөркеп чишмә"не дә төзекләндерергә килештеләр, бу эшкә мая тупладылар.
...Бәркәтә турында яңа, затлы итеп эшләнгән китапны укый башладым. Үзем укыйм, үзем Имаметдин Хәйретдиновны, белгән кешем иде, уйлап куям. Шәп хезмәт язган, игелекле хезмәт куйган элеккеге матрос, агроном, өч бала әтисе. Хатыны, аның эшен төгәлли алган Дания апаның шигыре дә аңа дога булып ирешсен:
Рухыңны яшәтәсем килә,
Язган җөмлә, тезгән сүзләрдә.
Җан халәтең сеңгән китабыңда
Һәм картаймас авыл йөрәгендә.
Автор фотолары.
Чарадан фоторепортаж сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә
http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/170-2014-03-31-11-20-59.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркет Ключ