31 март 2014 яңалыклары
-
Бәркәтә тарихы китап булып чыкты
Заманында өч мәчете, өч мәдрәсәсе, өч җил тегермәне булган, өч мең чамасы кеше яшәгән Бәркәтә тарихы китап булып чыкты. 450 елдан күбрәк элек нигез салынган "Бөркеп чишмә" турында, мөгаен, әллә ничә китап та язып буладыр. -Бу китапка картым Имаметдин дүрт еллап мәгълүматлар туплады, аннары бер еллап шуларны тәртипкә салды,- ди...
-
Лашман укучылары шигырь язып бүләк алганнар
Лашман урта мәктәбе укучылары Айгөл Саматова һәм Рания Газыймҗанова шагыйрә Клара Булатова премиясе өчен бәйгедә катнашкан. Кызлар - иҗади эш номинациясендә лауреатлар. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәткәрләр әзерләү институты мондый бәйгене өченче ел рәттән уздыра. Аның быелгысында Айгөл жюри карамагына "Ялгыз чишмә" нәсерен җибәрсә, Рания шигырьләрен тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, каләм тибрәтүче...
-
“Безнең Чирмешән“ сайтында “Иң сөйкемле бала“ конкурсы дәвам итә
Безнең сайт яңа бәйге игълан итә. Бу фотоконкурс "Иң сөйкемле бала" дип исемләнә, анда катнашучыларга балаларының, оныкларының иң кызыклы, матур фотосурәтләрен verstka07@list.ru электрон адресы буенча редакциягә җибәрергә кирәк (баланың адресын, исем-фамилиясен һәм ничә яшьтә булуын күрсәтергә онытмагыз). Иң сыйфатлы, кызыклы дип табылган җиңүче фотолар nashcheremshan.ru сайтының "Конкурслар" рубрикасында урын алачак....
-
Чирмешәндә смотрның Гала концерты була
Район үзешчәннәре фестивеленең быелгы Гала-концертын 3,5 апрель кичләрендә район мәдәният йортында уздырырга килештеләр. Бу чара барышында иң-иң осталар чыгыш ясаячак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.