Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бәрәңгегә баш иябез

    Бәрәңге алу чоры якынлашкан саен йөрәк кызуырак тибә башлый: бәрәңгене кайчан ала башларга, уңыш ничек булыр, аны ничек сакларга икән, черек бәрәңгене күп чыгармы, орлыкны күпме калдырырга? Әккәрәйлеләр быел да бәрәңгене районда беренчеләрдән булып ала башлаганнар. Әйтик, Сипатровлар гаиләсе аны казып та алган. - Без бәрәңгене ел да апрель азагында...

    Бәрәңге алу чоры якынлашкан саен йөрәк кызуырак тибә башлый: бәрәңгене кайчан ала башларга, уңыш ничек булыр, аны ничек сакларга икән, черек бәрәңгене күп чыгармы, орлыкны күпме калдырырга?

    Әккәрәйлеләр быел да бәрәңгене районда беренчеләрдән булып ала башлаганнар. Әйтик, Сипатровлар гаиләсе аны казып та алган.
    - Без бәрәңгене ел да апрель азагында чәчәбез,- ди Вера Сипатрова. - Аңа өлгерергә 90 көн кирәк. Бакчадагы бәрәңге бик үк яхшы булмады, ә менә кырдагысы үскән, уңыш яхшы.
    Бәрәңге кеше организмының энергиягә мохтаҗлыгын, икмәк белән иткә караганда да, тулырак тәэмин итә. Әлеге культураның дөньяда 100дән артык сорты билгеле. Бәрәңге ел дәвамында тукланырга җитәрлек азык кына түгел, ә үстерү технологиясен үтәсәң, керем чыганагы да була ала.
    - Бәрәңгене гел бер участокта утырту нәтиҗәсендә, туфракта аңа гына хас авырулар, чүп үләннәре, корткычлар хасил була, - ди озак еллар агроном булып эшләгән, Лашманда яшәүче Тәлгать Исхаков. - Болардан котылуның иң яхшы чарасы - бәрәңгене башка төр бөртекле яисә кузаклы, мәсәлән, арыш, борчак культуралары белән чиратлаштырып, икегә бүленгән участокка утырту. Аннан соң, орлыкны, чәчәр алдыннан, баздан бер ике атна элек чыгарырга кирәк, бер-ике көн кояшта торса да яхшы.
    Иске Элмәледә яшәүче укытучы Татьяна Овчинникова да, өч-дүрт елга бер тапкыр орлыкны яңартырга кирәк дип саный. Алар да, башкалар кебек үк, бәрәңгене базда саклыйлар.
    - Базны яңа уңышны саклау өчен бүген үк әзерлибез,- ди Татьяна Ивановна. - Чистартабыз да, бер-ике көн, шул базда, резинадан ясалган берәр әйбер яндырабыз. Бу инде үзенә бөртерле дезинфекция була.
    Ә менә Шешминкада гомер итүче пенсионер Екатерина Зубова баздагы бәрәңге янына әрем ботаклары куярга киңәш итә. Корткычлар, кимерүчеләр аның исен яратмыйлар икән.
    Чирмешәннән Хәйдәр Миндубаев быелгы бәрәңге уңышы белән мактанды.
    - Бәрәңгене казып карадык, яхшы чыга, эре,- ди Хәйдәр абый. -Безнең базга яз көне су керә, шуңа да анда сәндерә ясап, бәрәңгене шунда салабыз. Шуны да әйтәсем килә, бер елны без идән астыннан алган, үсентеләр җибәргән бәрәңге чәчкән идек. Дөрес, үсентеләрен сындырып. Тик уңыш булмады. Андый бәрәңге чәчәргә ярамый икән.
    Сүз уңаеннан, безнең авылдагы, Әмирдәге базга да су керә. Сәндерә генә дә коткармый. Тиз арада бәрәңгене чыгарыр өчен без аны базга капчыклар белән төшерәбез, авызларын ачып куябыз. Орлык бәрәңгесен челтәр-сетка капчыкларда саклыйбыз. Чыгарырга уңай. Ә аннан соң, су киткәч, базга кар тутырып, аның өстенә бераз печән, салам салып, бәрәңгене капчыкларда килеш кабат төшереп куябыз.
    "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Чирмешән районы филиалы начальнигы Фәнил Шәйхетдинов та бәрәңге үстерүчеләргә үз киңәшләрен бирде:
    - Бәрәңгене ала башлаганчы, участокта әзерлек эшләрен үткәрү мөһим. Бәрәңгене сабаклары кипкәч кенә ала башларга кирәк. Әгәр дә ул әле тулысынча кипмәгән булса, казырга бер атна калгач аны чабып алырга. Мондый очракта, бәрәңгенең кабыгы калыная, төрле авыруларны китереп чыгаручылар да азая. Бәрәңге сабагы тизрәк кипсен өчен, ун көн алдан бәрәңге сабагына бакыр купоросы эретмәсен дә сибәргә мөмкин.
    Бәрәңгене кояшлы, коры көнне казырга, киптерергә. Казып алган бәрәңгене ике атнага караңгы бинада тотарга кирәк. Нәкъ шул вакытта аңардагы авырулар күренә башлый. Шуннан соң гына бәрәңгене аралаштырып, саклауга салырга.
    Автор фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: