Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясендә инвалидларны борчучы сорауларга җавап эзләделәр

Кайбер илләрдә инвалид дигән төшенчә бөтенләй юк икән. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне анда "үзгә" яки "үзенчәлекле" дип йөртәләр, алар үзләрен ирекле тотсын, башкалар кебек үк яшәсен өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Безнең илдә, кызганычка каршы, элегрәк физик мөмкинлекләре чикле кешеләр җәмгыять тарафыннан читкә этәрелде дисәң дә була. Аларның чаяраклары тормышта...

Кайбер илләрдә инвалид дигән төшенчә бөтенләй юк икән. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне анда "үзгә" яки "үзенчәлекле" дип йөртәләр, алар үзләрен ирекле тотсын, башкалар кебек үк яшәсен өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.


Безнең илдә, кызганычка каршы, элегрәк физик мөмкинлекләре чикле кешеләр җәмгыять тарафыннан читкә этәрелде дисәң дә була. Аларның чаяраклары тормышта үз урыннарын табу өчен көрәшергә мәҗбүр булды, кыюсызраклар исә проблемалары белән ялгыз калды.
Дөрес, соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә караш тамырдан үзгәрде. Аларның хәлен, тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча федераль һәм республика программалары уңышлы гына эшләп килә. Шулай да, мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәрнең озак еллар тупланып килгән проблемалары тулысынча хәл ителде дию дөрес булмас. Бүгенге көндә мондый гражданнар нинди кыенлыклар белән очрашалар, алар ничек яши, үз проблемаларын хәл итүдә кем ярдәменә таяна алалар? "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясендә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл"дә сүз шул хакта барды.
Кадыйр Гомәров ("Безнең Чирмешән" газетасы баш редакторы): -Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз, аларның хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән эшләр турында еш язабыз. Кайберәүләр яклау һәм аңлау эзләп хатлар да язалар, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Ләкин бу өлкәдә күп төрле тармаклар бергә-бердәм эшләргә тиеш дип саныйм. Шуңа да "түгәрәк өстәлгә" хакимият һәм төрле учреждениеләр вәкилләрен чакырдык. Чарада физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның да катнашуы аларның проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшүгә, әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп эзләргә мөмкинлек тудырачак.
Миләүшә Батыршина (муниципаль район башлыгы урынбасары): -Район җитәкчелеге, шулай ук район башлыгы Наил Зарипов та ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, аларны кайгыртуны иң мөһим эшләребезнең берсе дип саный. Алар өчен төрле программалар тормышка ашырыла, адреслы конкрет эш алып барыла. Ләкин бу өлкәдә проблемаларыбыз юк дип әйтү дөреслекккә туры килмәс. Без бергәләп аларның тормышын тулы канлы итү өчен тырышырга тиешбез. Мөмкинлекләре чикле балаларга башкалар белән аралашу, үз сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру бик мөһим. Алар арасында тормышка теше-тырнагы белән ябышып, үз максатларына ирешүче көчле рухлы кешеләр еш очрый. Мондыйлар хәтта сау-сәламәт булганнар өчен дә матур тормыш үрнәге.
Җәүдәт Мотыйгуллин (Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры): -Безнең йорт-интернатта 42 инвалид яши. Араларында урын өстендә ятучылар да, махсус креслоларда хәрәкәт итүчеләр дә бар. Аларны елына ике тапкыр инвалидлык медицина комиссиясенә Казанга яки Чаллыга алып барырга туры килә. Моның өчен махсус транспортыбыз юк, район хакимияте коляскадагы инвалидлар өчен көйләнгән күтәрткечле автобус алырга ярдәм итсен иде. Бездә яшәүчеләрнең күбесе Изга Болгар шәһәренә, Свияжск утравына сәяхәт кылу турында хыяллана. Махсус автобусыбыз булмау сәбәпле, инвалидлар дөньяга чыгудан мәхрүм.
Рушания Әхмәдуллина (район социаль яклау бүлеге начальнигы): -Бүгенге көндә районда физик мөмкинлекләре чикле 1895 кеше яши. Шуларның 60сы - балалар. Без әлегә инвалидларны санатория-курорт дәвалануы алу өчен юлламалар белән тәэмин итеп бетерәлмибез. Республикадан быел 52 юллама бирделәр, ә чиратта торучылар 200дән артык.
Гөлфия Гыймранова (Пенсия фондының район идарәсе начальнигы): -Кызганыч, һәр инвалид үз проблемасы белән ялгызы көрәшергә мәҗбүр. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау максатында районда инвалидлар җәмгыяте оештырылсын иде. Бездә, физик мөмкинлекләре чикле булуга кармастан, тирән белемле һәм актив тормыш алып баручы кешеләр аз түгел. Эш өчен шартлар тудырсаң алар урын өстендәге яки башка сәбәпләр аркасында чыгып йөри алмаучы инвалидларның мәнфәгатьләрен якларга әзер.
Әйтеп үткәнемчә, очрашуда физик мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары да катнашты. Лагерка авылыннан килгән Марина Молякованың 6 яшьлек улы Алексей авырлык белән сөйләшә. "Ул гади мәктәптә укый алмаячак, безнең районда коррекция мәктәбе ачмаслар микән",- дип борчыла яшь ана. Казан табиблары Алексейга балалар психологы, дефектолог һәм логопед белән даими шөгыльләнергә кушканнар. Ә мондый белгечләр район үзәк больницасында гомумән юк.
Түбән Кәминкәдән Илфат Ибраһимов ике баласын ялгызы гына тәрбияли. Кече улы - 11 яшьлек Илсафның аяклары авырта, ул авырлык белән генә йөри икән. "Кайчакта бушлай дарулар алу белән кыенлыклар булгалый,- ди И. Ибраһимов. -Мин бит эш кешесе, көннәр буе аптека юлын таптый алмыйм. Дөрес, соңгы вакытта препаратларны авылның шәфкать туташы алып кайта, болай күпкә ансатрак".
Иске Элмәледә яшәүче 12 яшьлек Игорь Овчинников мәктәпкә йөреп укый алмый. "Аңа аралашу җитми, шуңа да ул үз эченә йомыла бара",- ди аның әнисе Галина. Һаман бер проблема - Игорь да балалар психологы ярдәменә мохтаҗ.
Утыз Имәннән Әлфия Вәлиуллинаны авыл мәктәбендә кул эшләре түгәрәге булмау борчый. "Кызым Айгөл тернәкләндерү-реабилитация үзәгеннән күп төрле һөнәрләргә өйрәнеп кайта. Тик сәләтен тулысынча ачарга мөмкинлек юк. Район мәгариф бүлеге җитәкчелеге Утыз Имән төп мәктәбе каршында кызлар өчен бер түгәрәк ачарга мөмкинлек тапмас микән",- ди Ә. Вәлиуллина.
Дөрестән дә, районда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен башкарасы эшләр байтак икән әле. Керү юлында пандуслар булган биналар бармак белән генә санарлык. Ә бит мондый җайланмалар һәр (!) бинада булырга тиеш. Ни өчен инвалид кеше теге яки бу оешмага яки кибеткә килеп, керә алмыйча гарьләнеп кире кайтып китәргә тиеш. Пандуслар ясауны вак-төяккә яки кирәксез эшкә санаучылар белән сөйләшү кырысрак булсын иде. Балалар өчен "Психологик-педагогик медицина һәм социаль ярдәм үзәге", коррекцияле класслар ачу мәсьәләсе дә чишелеш көтә. Инвалид балаларны гадәти бакчага йөртү өчен, бәлки, махсус әзерлекле белгечләр табып, аерым төркемнәр оештырыргадыр? Район үзәк больницасында лифт булырмы, каты авыруларны, кислород баллоннарын күтәреп йөрүгә кайчан чик куелыр?
"Түгәрәк өстәл"дә бу мәсьәләләр турында "уртага салып сөйләшү" булды. Боларның күбесе чишелмәслек, катлаулы мәсьәлә түгел. Алар, һәркайсы, үз чиратында хәл ителер дип ышандыралар белгечләребез һәм җитәкчеләребез.
Аларны чишүдә районда инвалидлар оешмасы булдыру да нык этәргеч булыр иде. Редакциядә үткән чарада бу хакта да тәкъдимнәр җиткерелде, оешма кирәклеге әйтелде.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined