Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Барысын да һава торышына гына сылтамыйк

Районда иген кырлары бер-берсеннән нык аерыла. Кайда технология үтәлми, оештыру чаралары, көч җитми, аларда уңыш та шундый гына. Җир белән ел буе эшләргә кирәк. ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән әңгәмәсен шулай дип башлады. Килә-килешкә ул "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте,...

Районда иген кырлары бер-берсеннән нык аерыла. Кайда технология үтәлми, оештыру чаралары, көч җитми, аларда уңыш та шундый гына. Җир белән ел буе эшләргә кирәк.


ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән әңгәмәсен шулай дип башлады. Килә-килешкә ул "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгының һәм башкаларның да иген басуларын күзәткән. Вертолеттан караганда да аларда игенчелек культурасының югары булуы күренеп тора.

Күтәмә кырларында быелгы, туфракта дым җитмәгән кырыс һава шартларында да арпаның һәр гектарыннан уртача 30ар центнер уңыш җыюлары гаҗәп түгел. Җирне тиешенчә эшкәртеп, иртә срокларда, яхшы орлык чәчү нәтиҗәсе бу. "Барысын да корылыкка гына сылтарга ярамый. Дым - мөһим фактор, әмма бердәнбер түгел.

Июльдә гел диярлек яңгырлар сирәк ява. Аның каравы июнь яхшы килде. Җиргә карашны тамырдан үзгәртергә кирәк,- диде министр. - Чирмешән районына зур инвестицияләр җәлеп ителә дип булмый, күбрәк үз средстволарыгызга таянып эшлисез. Эшләргә кешеләрегез дә бар. Әмма хезмәт хакын нык күтәрерү сорала".

Марат Готуф улы пар җирләрен дә күбрәк калдыру ягында. Терлекчелеккә игътибарны көчәйтү кирәк, шул ук вакытта кара туфраклы Чирмешән җирләрендә төп табышны үсемлекчелектән алу өчен тырышасы да тырышасы. Министр авыл хуҗалыгына белемле кадрлар - белгечләр әзерләүнең мөһимлеге хакында да искә төшерде. Безнең районда да мәктәп тәмамлаучыларның бик азы гына аграр югары уку йортларына укырга бара, бу күрсәткеч 10 проценттан да түбән. Димәк, җитәкчеләр киләчәккә йөз тотып эшләмиләр. Югыйсә, тырышсаң, һәр авылдан елга бер кешене каядыр укырга җибәреп була.

Чирмешәндә күбрәккә өметләнгән министр, иген басуларын үз күзләре белән күреп бәяләгәч, быел, гомумән, республикада, ил күләмендә дә югары уңышка өметләнеп булмасын белдерде. Сүз уңаенда, районыбызның көнчыгышында явым-төшем кирәк чакта булмады. Әмма ни барын тизрәк җыярга, сыйфатлы эшләргә кирәк.

Үрнәк алырлык хуҗалыклар үзебездә дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ТР Премьерминистры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Әхмәтов