Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакчасарай мэры – Чирмешәндә кунакта

Районыбызга Бакчасарай шәһәр советы башлыгы Константин Рубаненко килеп китте. Бакчасарай - Кырымдагы шәһәр, Бакчасарай районының үзәге. Ул элеккеге Кырым ханлыгының башкаласы булган. Биредә 27 меңгә якын кеше яши. Икътисадының нигезе - туризм. Константин Григорьевич район үзәге белән танышуны Архангел Михаил храмыннан башлады. Биредә ул үзе белән йөртә торган иконасын бүләк...

Районыбызга Бакчасарай шәһәр советы башлыгы Константин Рубаненко килеп китте.

Бакчасарай - Кырымдагы шәһәр, Бакчасарай районының үзәге. Ул элеккеге Кырым ханлыгының башкаласы булган. Биредә 27 меңгә якын кеше яши. Икътисадының нигезе - туризм.
Константин Григорьевич район үзәге белән танышуны Архангел Михаил храмыннан башлады. Биредә ул үзе белән йөртә торган иконасын бүләк итеп калдырды.
Кунакка Җиңү паркын күрсәттеләр, ул үзәк китапханәдә һәм 1 нче Чирмешән мәктәбендә булды. Кырымнан килгән кунакны муниципаль район башлыгы Наил Зарипов озатып йөрде.
-Чирмешәнне авыл дип кенә әйтмәссең, бик матур, төзек,- диде Бахчасарай шәһәренең мэры.
Константин Рубаненко Чирмешәндә Рождество Христово чиркәвенә һәм мәчеткә дә керде.
Икенче көнне кунак район Советында оешмалар һәм бүлекләр җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә катнашты. Константин Григорьевич Бакчасарай районының бүгенге социаль-икътисадый хәле белән таныштырды, киләчәктә эшлекле элемтәләрне ныгытырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан