Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Азык - мал - акча

    "Сөлчә" җәмгыяте (Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле) сентябрь аенда 1 миллион да 200 мең сумлык сөт саткан. 879 баш мөгезле эре терлеге, 3249 гектар чәчүлек җирләре булган хуҗалык ел дәвамында, нигездә, шул сөттән булган керем хисабына яши. Азык- мал- акча ... Хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хамматов соңгы вакытта бик модалы булган...

    "Сөлчә" җәмгыяте (Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле) сентябрь аенда 1 миллион да 200 мең сумлык сөт саткан. 879 баш мөгезле эре терлеге, 3249 гектар чәчүлек җирләре булган хуҗалык ел дәвамында, нигездә, шул сөттән булган керем хисабына яши.

    Азык- мал- акча ... Хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хамматов соңгы вакытта бик модалы булган сүзтезмә - "уңыш формуласы"ның серен шушы өч сүз белән атый. Вакытында мул итеп азыгын әзерләп, аны "мал аша" уздырсаң гына продукция, сөт була - ә бу исә бүген тере акча. Мисал өчен , хуҗалык быел '"Полесье" бөртек комбайны алган - бәясе 5миллион да 800 сум. Лизингка кайтарылган техника бәясенең бер өлешен түли дә алганнар. Һаман да шул сөт акчасы коткара. КИР-1.5 үлән чапкычы, үлән чаба торган ургыч (жатка), культиватор, роторлы чапкыч - болары да быел юлланган өр-яңа техникалар.Язгы-көзге чорда 1 миллион сумлык запас частьләр генә алынган...
    -Терлегебез шактый булганлыктан, безгә азык әзерләү техникасы күп кирәк:булганнары искерде. Азык комбайны алу хакында да уйланабыз Быел, шөкер, маларны кыш чыгарырга җитәрлек күләмдә силос, печән,сенажыбыз бар. Саламны да әрәм-шәрәм итмәдек, барысын да эскертләргә куйдык. Кирәксенүче халык та алды,- ди хуҗалык җитәкчесе.
    Җәйге лагерлардан кайткан терлекләрне көндез көтүдә йөртәләр. Яңа Элмәледәге 200 баш савым сыерын Сергей Тощев, Петр Митрюхин, Владимир Кириллов ике көн эшләп, бер көн ял итеп, чиратлап көтәләр. Җәен дә көтүдә, кышын да фермада эш җитәрлек аларга. Килешү буенча эшләүче көтүчеләргә аена 8 мең сум оклад куелган, плюс төнлә көткән өчен өстәмә түләү, тагын бушлай берәр тонна бодай, арпа һәм өчәр тюк печән, арпа биргәннәр.
    -20 ел көтү көтәм инде. Күнегелде, җәен иртән биштән фермада булам. Хәзер сыерларны күпьеллык үләннәр кырынды йөртәбез, ни дисәң дә яшел азык ашап, саф һавада йөреп кайталар малкайлар. Сыерларның төрлесе бар: кайберләренә җәй буе чыбыркы очы да эләкми , ә икенчеләре, гафу итегез, тозлап-борычлап әйтмәсәң - аңламый,- ди уенын-чынын бергә кушып тәҗрибәле көтүче.
    "Сөлчә" хуҗалыгында 250 баш савым сыеры асрала. Җәен көненә 3 тонналап сөт сатканнар. Бүген сыерларның күбесе ташлаткан-ноябрь, декабрь, январь аенда бозауларга тиешләр. Әлегә хуҗалык 1500 килограммлап продукция тапшыра.
    -Литрын 16 сумнан Аксубайга илтеп бирәбез. Сатып алучылар сөт акчасын вакытында түләп бара. Наталья Васюткина, Ирина Волкова кебек уңган сыер савучыларыбыз барда эшләп була" -ди Хәмзә Хамматов.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: