15 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сабый туу – сөенеч
Район үзәк больницасының тудыру бүлегендә агымдагы елда 140 бала дөньяга аваз салган. Иң өлкән әни кеше 41 яшьтә, гомумән, 40-41 яшьлек алты әни бала тапкан. Бишенче, алтынчы бала табучы әниләр дә бар. Иң яшь әни 19 яшьтә. Иң зур авырлыкта туган бала - 5 килограмм да 100 грамм, ә иң...
-
Операциядән соң – чемпионатка
Якташыбыз Фәнис Нуретдинов Польшада армреслинг - кул көрәштерү буенча дөнья чемпионатында катнашкан. Аягында Илизаров аппараты булган култыктаякларында килеш, чираттагы операциядән соң, билгеле, бу бәйгедә көч сынашу үзе үк тәвәккәл адым. Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында, 14 илдән 140 спортчы арасында узган бу чемпионатта Россия командасы беренче урынны алган. Ә Фәнис Бари...
-
Азык - мал - акча
"Сөлчә" җәмгыяте (Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле) сентябрь аенда 1 миллион да 200 мең сумлык сөт саткан. 879 баш мөгезле эре терлеге, 3249 гектар чәчүлек җирләре булган хуҗалык ел дәвамында, нигездә, шул сөттән булган керем хисабына яши. Азык- мал- акча ... Хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хамматов соңгы вакытта бик модалы булган...