Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Амур ягында да чиркәү ачылды

Хәзер Чирмешәннең көньягында, Амур ягында да чиркәү бар. Рождества Христова храмын, район үзәгендәге инде икенче дин йортын якташыбыз, эшкуар Сергей Игнатьев Аллаһ ризалыгы өчен төзетте. Бу атна дүшәмбесендә чиркәүне ачу, изгеләндерү тантанасына Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий һәм башка кунаклар, дин әһелләре килде, якташлар кайтты. "Чирмешән аша үтүчеләр әлеге мәһабәт...

Хәзер Чирмешәннең көньягында, Амур ягында да чиркәү бар. Рождества Христова храмын, район үзәгендәге инде икенче дин йортын якташыбыз, эшкуар Сергей Игнатьев Аллаһ ризалыгы өчен төзетте.


Бу атна дүшәмбесендә чиркәүне ачу, изгеләндерү тантанасына Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий һәм башка кунаклар, дин әһелләре килде, якташлар кайтты.

"Чирмешән аша үтүчеләр әлеге мәһабәт чиркәүне дә күреп соклансыннар. Сергей Михайловичка бу зур бүләге өчен зур рәхмәт,- диде митрополит Анастасий. Аннары ул С. Игнатьевка "Казан епархиясендә рус православ чиркәвенә хезмәте өчен" медален тапшырды.

Митрополит, аннары муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да республика халкының - төрле дин вәкилләренең гел тату, аңлашып яшәүләрен билгеләп үттеләр, киләчәктә дә мөнәсәбәтләрнең шулай дәвам итүен теләделәр, Аллаһыны олыларга өндәделәр.

Чиркәүне төзетүче меценат Сергей Игнатьев үз чыгышында район җитәкчелегенә, төзелештә булышучыларга, авылдашларына да рәхмәтен җиткерде, туган җиребездә игелекле зур эш кыла алуына горурлануын әйтте. Алда язылганча, ул храм төзелешенә бик күп акча тотты, ә башка кайбер иганәчеләрнең ярдәме чиркәү эчен җиһазлауга киткән. Сүз уңаенда, "Рождества Христова"ның эчке ягы бик зәвыклы һәм затлы итеп бизәлгән, тышкы тирәсе дә чип-чиста, матур.

Бина төнлә дә, яктырткач, әллә кайдан күренеп, тирә-юньне ямьләп тора. Әле аның каршында, юл аша чыгу урынында, светафор да ясап куйганнар. Чирмешәндә беренче светофор. Хәер, Амур ягында әле элек чиркәү дә юк иде, булмаган да.

Янәшәдә чиркәү лавкасы төзеп куйганнар, анда дини кирәк-ярак сатылачак.

Чиркәүдә дини бәйрәмнәр үткәрү, гыйбәдәт кылу өчен бар да бар. Митрополит биредә эшләячәк настоятельне дә тәкъдим итте - Александр Филимонов атнаның бер көнендә Әккәрәйгә дә барачак.

... Моннан ике ел элек башланган төзелеш тәмам, Чирмешәндә тагын бер чиркәү үз ишекләрен ачты. Алтынсу гөмбәзләре, тәреләре, программага көйләнеп эшләтелүче чаңнары халыкка озак еллар хезмәт итсен, рухи азык бирсен, монда бары яхшылыкка, иманлылыкка өндәсеннәр, тәңребезне олыласыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Амур ягында да чиркәү бар