Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Алучы гына түгел, бирүче дә гаепле

    Коррупциягә каршы көрәштә хокук саклау органнары гына түгел, җәмәгатьчелек тә актив эшчәнлек алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Район газетасы редакциясендә оештырылган "Коррупциягә каршы көрәш буенча хокук саклау органнарының эшчәнлеге" дип исемләнгән "түгәрәк өстәлдә" сүз шул хакта барды. Әлеге чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча...

    Коррупциягә каршы көрәштә хокук саклау органнары гына түгел, җәмәгатьчелек тә актив эшчәнлек алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Район газетасы редакциясендә оештырылган "Коррупциягә каршы көрәш буенча хокук саклау органнарының эшчәнлеге" дип исемләнгән "түгәрәк өстәлдә" сүз шул хакта барды.


    Әлеге чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин, район прокуроры урынбасары Юрий Иванов, "Чирмешән" муниципальара бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы Дмитрий Ефимов, район Советының юридик бүлеге начальнигы Василий Зеленеев, Чирмешән районы 1нче суд участогының җәмәгать судьясы Евгений Верхокамкин, район газетасының баш редакторы Кадыйр Гомәров һәм журналистлар катнаштылар. "Прокуратура коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә законнар үтәлешенә күзәтчелек итә, - диде район прокуроры урынбасары Ю.Иванов. - Быел безнең районда ришвәт алу белән бәйле эшләр каралмады, ләкин өлкәннәр һәм инвалидлар йортындагы хәлләр белән республикада "танылдык". Җирле үзидарәләр эшчәнлеге белән бәйле 60тан артык хокук бозу очрагы ачыкланды . Мисал өчен, аларның кайберләрендә шәхси эшмәкәрләргә эшчәнлекләрен җәелдерергә мөмкинлек бирмәү, ягъни аларның хокукларын чикләү турында сүз бара. Прокуратура муниципаль районда кабул ителүче хокукый актларның заманага туры килү - килмәвен тикшереп тора".

    Сүз уңаеннан, РФ Җинаятьләр кодексы буенча, ришвәт алучы да (290нчы маддә), аны бирүче дә (291нче маддә) закон алдында җаваплы. Вәкаләтле зат ришвәтне таләп иткәндә яки ришвәт бирүче үз иреге белән бу турыда тиешле органнарга хәбәр биргән очракта гына ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Чынлап та, никтер без ипи пешерүчегә яисә сөт савучыга ришвәт бирергә күнекмәгән, ә менә алардан күбрәк хезмәт хакы алып үз вазифасын башкаручы врач яки педагогны "бәхилләтергә" ашыгабыз. Соңгыларын бу начар гадәткә күнектерүче халык үзе түгелме соң?
    Әгәр дә сез мөрәҗәгать иткән хезмәткәр үзен "бүләкләргә" кирәклеге турында турыдан-туры ишарәләсә нишләргә? Хокук саклаучылар иң әүвәл хезмәткәрнең җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Мәсьәлә бу очракта да хәл ителмәсә, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.

    Районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе дә уңышлы гына эшләп килә. Аның секретаре Р.Шәрифуллин сүзләренә караганда, район үзәгендә тиздән берничә урында "ышаныч тартмалары" урнаштыру планлаштырыла. Бу тартмаларга ришвәтчелек күренешләре турында хатлар салу мөмкин булачак. Хатлардагы фактлар комиссия утырышларында карала. Хәбәр бирергә теләүчеләр өчен "ышаныч телефоннары"да эшли.

    Бөтен дөньяда тирән тамыр җәйгән коррупция һәм ришвәтчелекнең тамырына балта чабу, аны тулысынча җиңү мөмкин дә түгелдер, мөгаен. Тик менә күрә торып аның "чәчәк атуына" юл кую - килешә торган эш түгел. "Бирүчесе булмаса, алучысы да булмас иде", - диләр хокук саклаучылар. Һәм алар коррупциягә каршы көрәштә халык, җәмәгатьчелек ярдәменә дә өметләнәләр. Билгеле, бу золымның асылы, законнарны бозган өчен җаваплылык хакында аңлату эшләре дә алып барылырга тиеш. Күбебездә, турысын әйтик, юридик грамоталылык бик түбән дәрәҗәдә.

    Коррупция фактлары буенча мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен
    "кайнар линия" телефоннары:

    2-58-42 - муниципаль район башкарма комитеты;
    2-53-30 - район үзәк больницасы;
    2-50-59 - РФ Федераль миграция хезмәтенең Чирмешән районындагы территориаль пункты;
    2-54-39 - Чирмешән эчке эшләр бүлеге;
    2-26-55 - хәрби комиссариат;
    2-57-70 - прокуратура;
    2-27-75 - район газетасы редакциясе.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: