Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2 нче Чирмешән мәктәбендә мультфильм геройлары булып сөйләделәр

Табигатьне саклау, аңа вәхшиләрчә караш турында сөйләгәндә мисаллар эзләп ерак китәсе түгел, үзебезнең Чирмешәнне генә алу да җитә. Урман, яшел посадкалар буйларына машина-машина чүп актарып китүче бәндәләр һаман бар. Каядыр утырырга чыксак исә, ял иткән урыныбызда шешә, кәгазь, полиэтилен чүп-чар "онытылып" кала. Тәрбия җитенкерәми... Район үзәгенең 2 нче мәктәбендә Татарстанда...

Табигатьне саклау, аңа вәхшиләрчә караш турында сөйләгәндә мисаллар эзләп ерак китәсе түгел, үзебезнең Чирмешәнне генә алу да җитә. Урман, яшел посадкалар буйларына машина-машина чүп актарып китүче бәндәләр һаман бар. Каядыр утырырга чыксак исә, ял иткән урыныбызда шешә, кәгазь, полиэтилен чүп-чар "онытылып" кала. Тәрбия җитенкерәми...


Район үзәгенең 2 нче мәктәбендә Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын ачуга багышлап уздырылган "Экологик эрудицион" уен-дәресендә, аны биология укытучысы Рәмзия Алиева уздырды, шулар хакында да сөйләштеләр. Ачык дәрестә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Казаннан кунак - республика Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев та катнашты.

Дәрестә укучылар ике командага бүленеп, экологик викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, хәтта мультфильм геройлары булып сөйләштеләр. Табигатьне саклауны үзебездән башларга кирәк, диделәр чарада олылар да, укучылар да. Макулатура җыю, чүп ташламау, җәнлекләрне җәберләмәү - табигать белән тату яшәү билгеләре.

Укучылар табигать турында белемнәрен тагын да арттырырлар әле - Айрат Гәрәев аларга кошлар, җәнлекләр хакында кызыклы китаплар бүләк итте.

Җир йөзендә һәр көнне 5 миллионлап агач киселә икән. Дөньяда 250 миллионлап кеше сыйфатсыз, чирләр китереп чыгаручы пычрак су эчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined