Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Зур Чирмешән елгасында ятьмә белән балык тоткан браконьерларга җәза яный

8-14 апрельдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 36 хәбәр алганнар.

01 Узган атнада районда ут бәла-казалары булмаган. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте хезмәткәрләре Түбән Чегодай авылы янында чүпкә капкан утны сүндерергә барганнар. Бу хакта хәбәр ГЛОНАСС системасы аша килгән. ПЧ - 73 нең Күтәмәдәге аерым постында хәвефле хәбәрләр кабул ителмәгән.

02 8-14 апрельдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 36 хәбәр алганнар.

Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе дә – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 59 машина йөртүчене ачыклаганнар.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 административ беркетмә төзелгән.

Зур Чирмешән елгасында ятьмә белән балык тоткан Чирмешән кешесе җаваплылыкка тартылачак. Профилактик рейд вакытында туктатылган машина салонында да ятьмә һәм балыклар тапканнар. Аларның иясенә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

“Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятенең Түбән Кәминкә авылы янындагы сөтчелек фермасы бинасыннан ике баш бозауны урлаганнар.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүченең Урманасты Үтәмештәге йортындагы электр пычкысына, су насосына, телевизор приставкасына кул сузган затны “кайнар эздән” ачыклаганнар.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 30 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, бу көннәр чагыштырмача тыныч узган. Һәрвакыттагыча, күпчелек чакыртулар -  кан басымы чирләреннән интегүчеләр һәм хроник авырулар янына. Салкын тидерүнең 4 очрагы теркәлгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү буенча бер атнада 35 заявка үтәгәннәр. Газчылар техник карау өчен вакытында түләү мөһимлеге хакында искәртә.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев