Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Син бала өчен әни түгел, аны ашатучы гына”: Татарстанда 1 яшь тә 2 айлык вакытта әтисе урлаган бала исән килеш табылды

Әти кеше улын әнисеннән урлап, ярты ел буе качырып тоткан. Быелның март аенда шаулаган вакыйганың азагы, ниһаять, әкиятләрдәгечә бәхетле булып бетте. Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшь тә ике айлык чагында әнисеннән урланган нәни Слава исән килеш табылды. Юкса, аның югалуына бәйле рәвештә, "үтерү" факты буенча да җинаять эше ачылган...

Әти кеше улын әнисеннән урлап, ярты ел буе качырып тоткан.

Быелның март аенда шаулаган вакыйганың азагы, ниһаять, әкиятләрдәгечә бәхетле булып бетте. Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшь тә ике айлык чагында әнисеннән урланган нәни Слава исән килеш табылды. Юкса, аның югалуына бәйле рәвештә, "үтерү" факты буенча да җинаять эше ачылган иде. Ярославны үз әтисе һәм әбисе яшереп тоткан.

32 яшьлек Федор Иванов белән 1,2 яшьлек Ярославны Татарстанның суд приставлары эзләүгә биргән иде. Эш шунда: аерылышудан соң әти кеше баланы әнисенә - 29 яшьлек Ольга Лаврентьевага кайтарырга тиеш иде. Моның урынына ул, баланы урлап, хокук сакчылары күзеннән качты.

Кинәт башланган мәхәббәт романы

Ә бит егет белән кыз мөнәсәбәтләре кинодагыча башлана. Кафеда күңелсезләнеп утыручы Ольгага күп кызларның хыялы булган озын буйлы егет чәй тәкъдим итә, соңыннан өенә озатып куя һәм телефон номерын сорый. Кыз яшереп торуны кирәк санамый, ялгызы гына Антон исемле малай үстерүен дә әйтеп сала. Бу сүзләре белән ул яңа танышын биздерермен дип уйлап та ялгыша. Егет солтаны аны: "Балалар бит ул -искиткеч!" дип канатландыра аны.

Ике йөрәк арасындагы роман яшен тизлеге белән куера. Ольга озак та үтми Федор янына - Яшел Үзән районының Васильево бистәсенә күченә. Сөйгәненең ике абыйсы һәм булачак каенанасы белән бер түбә астында яши башлыйлар.

Әмма бәла көтмәгәндә килә. Федор Ольгага балачактан авыру булуын хәбәр итә. 2015 елның кышында аңа Мәскәүдә операция ясыйлар, менә шуннан ул тамырдан үзгәрә.

- Аның характеры болай да гади генә түгел иде, ә шуннан соң бөтенләй тиз кызучан, агрессиялегә әйләнде. Баштарак уртак балалар турында хыялланды, ә мин авырга узгач, "Бу синең үз проблемаң!" дип битәрләде, - дип искә ала Ольга "КП" корреспондентына.

Газапның башы

2016 елның 23 июлендә Ольга ир бала таба. Аңа Ярослав дигән исем дә уйлап куя. Йөклелек буе "хатынын" битәрләгән ир, бала туып берничә көн үткәч, үзенең улы турында искә төшерә. Алай гына да түгел, ул бала тудыру йортында яткан Ольгага янаулы хатлар яза башлый. Ул баланы үзенә биреп, Ольгага тормышыннан юкка чыгарга куша. Ольга, билгеле, аның карарын кабул итми. Нәтиҗәдә, әти-әнисе белән олы улы зыян күрә. Бала тудыру йортыннан чыккан яшь ана Лаеш районына барып, туганнарына яшеренергә уйлый, әмма Федор аны эзләп табып, яный-яный Казанга алып килә. Башкалага килгәч, ул хатынны ЗАГСка барырга мәҗбүр итә, анда баласын үзенеке итеп яздырып, үз фамилиясен бирә.

"Син баланы ашатучы гына, башка бер кем түгел"

-Федор улым белән мине үз өенә алып кайтырга вәгъдә бирде. Мин аңа ышандым. Киемнәремне җыйдым, баланы киендердем дә аңа бирдем. Ул урамга чыга торам диде. Биш минуттан үзем җыенып төшсәм, машинадан җилләр искән. Федор улымны алып качкан иде, - ди Ольга.

Ярык тагарак алдында калган Ольга Казаннан Васильевога ялгызы гына юл тота. Юл буе ул Федорга шалтырата, әмма тегесе телефонын алмый. Аңын югалтыр дәрәҗәгә җиткән ана, таныш капкага килеп сарыла, шакый, елый. Әмма аңа җавап итеп, эчке яктан дүрт этнең өргән тавышлары гына ишетелә.

-Ул ашарга тели, бар ашат, - дип кычкыра аңа Федор беркадәр вакыт узганнан соң. - Ул бик коры һәм усал иде. - Монда яшәрсең, синең эшең - баланы карау, аны ашату. Калганына өметләнмә дә!

Шулай итеп, Ольга берничә ай буе үзенең газиз баласын ашатучы ролен үти. Федор да, аның әнисе дә аңа игътибар итми, ашарына бирә, йоклата - бар булмышы шул. Баланы вакытында ашату, киемнәрен юу - Ольга өстендә була. Хәтта аңа ишек алдында бала белән йөреп керергә дә рөхсәт ителә әле. Ә менә поликлиникага баланы каенана кеше алып бара.

«Туганнарым алдында бәзетле әни ролен уйнарга мәҗбүр булдым"

- Мин ул өйдә курку эчендә яшәдем, - ди Ольга. - Федор һәрвакыт мондагы хәлләрне һәм мөгамәләне әнигә һәм башка туганнарыма сөйләсәм, ни буласын тукып торды. Туганнарым мине бәхетле хатын, әни дип уйларга тиеш иде. Юкса, Федор әнигә яки олы улым Антонга бер-бер хәл кылачак. Аның агрессияле холкын белгәнгә, телемне тешләп яшәдем. Ул теләсә нәрсәгә сәләтле. Чөнки аның ау мылтыгы һәм пистолеты бар. Алар белән ул инде мине еш куркытты.

Ольга бәлки язмышына буйсынып алга таба да яшәр иде. Көннәрнең берендә, Федор аны судка өстери башлый. Судта исә Ольга баланың әтисе тәрбиясендә үсүенә каршылык күрсәтмәскә тиеш була.

Әмма күпне күреп чарланган Ольга бу вакытта дәшми кала алмый. Әгәр ул моңа риза була икән, аналык хокукыннын мәхрүм ителә дигән сүз бит. Мескен хатын бар кыюлыгын учына җыеп, Федор йортындагы тәмуг тормышын, ирнең үзенә һәм якыннарына янавын, ә сабыйның исә әни назына мохтаҗ булуын сөйләп бирә. Судья ана кеше ягына баса. Баланы әнисе тәрбияләргә тиеш һәм нокта!

"Сөтең булмагач, балага кирәгең юк!"

Әмма Ольганың тормышындагы бу хәлләр эзсез генә узмый, көчле кичерешләрдән соң аның күкрәк сөте югала. Бала ясалма ашауга күчкәч исә, әни кешенең кирәге калмый, Федор аны куып чыгара.

-Мин Федордан баланы алу өчен судка мөрәҗәгать иттем. Әмма Яшел Үзән приставлары һәм опека бүлеге бармакка бармак та сукмады.

Әмма ананың күз яшьләре юкка түгелми: суд приставлары эшендә дә боз кузгала, ирне эзләүгә Татарстан тикшерүчеләре дә кушыла. Хәтта "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше дә кузгатыла.

Бәхеткә, әлеге маддәнең кирәге чыкмый, Слава исән килеш табыла.

Тикшерүчеләр, Васильевода кайчандыр Ольга баласы белән "тоткынлык"та яшәгән коттеджга бәреп керәләр. Ир өйдә үзе генә була. Билгеле, формалы кунаклар килүен ул сөенеп кабул итми. Бала өйдә булмаса да, эзенә тиз төшәләр. Гүя нидер буласын сизенгәндәй, аны әбисе алып китеп, качкан була. Әмма аңа шалтыратып, баланы кайтартуга ирешәләр.

Соңрак ничә ай буе әнисен күрми яшәгән баланы Ольгага кайтарып бирәләр. Ана белән баланың озак көтелгән очрашуы Яшел Үзән Тикшерү комитетында була.

Бу вакытка инде, Федор, алимент түләмәве аркасында, ноябрь ахырында 13 тәүлеккә "утырып чыгарга" да өлгерә.

«КП»га билгеле булганча, Яшел Үзән опека бүлегенең бер хезмәткәре дә эштән алынган. Ул компетентлы органнарның күчмә рейдлар уздыру ихтималлыгы турында Федор Ивановны кисәтеп куйган була.

Фото: Татарстан тикшерү комитеты матбугат хезмәте

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined