Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шешминка аучысы дустына ялгыш аткан

Район суды Шешминкада яшәүче Игорь Жирухинны ялгышлык белән кеше үтерүдә гаепле дип тапты һәм төзәтү эшләренә җибәрергә дигән хөкем чыгарды. Бу фаҗига быелның май аенда булды. 39 яшьлек Игорь Жирухин кичләтеп кенә Шушма елгасы кушылдыгы Толчияга балык тотарга һәм кондыз ауларга дип бара. Урынга килеп җиткәч табигать кочагында ял итәргә...

Район суды Шешминкада яшәүче Игорь Жирухинны ялгышлык белән кеше үтерүдә гаепле дип тапты һәм төзәтү эшләренә җибәрергә дигән хөкем чыгарды.


Бу фаҗига быелның май аенда булды. 39 яшьлек Игорь Жирухин кичләтеп кенә Шушма елгасы кушылдыгы Толчияга балык тотарга һәм кондыз ауларга дип бара. Урынга килеп җиткәч табигать кочагында ял итәргә ниятләгән балачак дусты Павел Арзамасовны һәм шешминкалы тагын ике кешене очрата. Аучы, мылтыгын корып, яр буенда кондызларны сагалый башлый. Ә дусты иптәшләре белән бу вакытта авылга кайтып киткән булырга тиеш дип уйлый ул. Караңгы иңгәч, Жирухин кондыз оясын күзәтеп ятканда, хәрәкәтләнүче шәүлә күреп ала һәм шуңа атып җибәрә. Урынга килеп җиткәч җирдә җәнлек түгел, башы яраланган дусты ятканын күреп, аптырап кала. Павел Арзамасов район үзәк больницасында җан биргән.

-Игорь Жирухин - тәҗрибәле сунарчы, ау мылтыгына рөхсәте дә бар, берничә ел элек аучылык минимумы буенча укыды, - ди район судьясы Рәиф Сәйфетдинов. - Ләкин ул игътибарсызлык күрсәткән, ачык күренмәгән әйбергә атуны тыючы кагыйдәне бозган, якын-тирәдә башка кешеләр булмаганына ышанмаган килеш эш иткән.

Игорь Жирухинга яшәү урынында уңай характеристика бирүләрен, гаиләсендә балигъ булмаган ике бала, гаебен йомшартучы башка сәбәпләр булуын исәпкә алып, суд аңа 1 ел да 3 айга төзәтү эшләренә җибәрү хөкеме чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined