Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашыбызга җиде мең сум штраф салганнар

Район суды карары нигезендә, Иван Чиндин җиде мең сум штрафка тартылды. Район судында, гомумән, ай саен диярлек ялган аракы, шикле сыйфатлы алкоголь продукциясе сатучыларга карата җинаять эшләре карала. Бар шул әле ансат кына акча эшләргә теләүчеләр. Чирмешәндә яшәүче Иван Чиндин билгесез кешедән 2,5 литр спиртлы сыекча сатып ала. Ул "клиентларының"...

Район суды карары нигезендә, Иван Чиндин җиде мең сум штрафка тартылды.

Район судында, гомумән, ай саен диярлек ялган аракы, шикле сыйфатлы алкоголь продукциясе сатучыларга карата җинаять эшләре карала. Бар шул әле ансат кына акча эшләргә теләүчеләр.
Чирмешәндә яшәүче Иван Чиндин билгесез кешедән 2,5 литр спиртлы сыекча сатып ала. Ул "клиентларының" сәламәтлегенә зыян килүе турында уйламый да, шикле сыекчаны сатып, акча эшләргә ниятли. Сатып алучы да табыла. Берәү 240 сумга өч шешәгә хуҗа була.
И. Чиндинны хокук саклаучылар тоткарлый. Экспертиза сыекчада эчәргә яраксыз, алкоголь продукциясе ясаганда кулланырга ярамаучы, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы этил спирты булуын ачыклаган. Гаепле суд утырышында үз гаебен кире какмый. Кирәкмәгәнне саткан - үзе килеп тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X