Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лагерка авылы кешесе, бергә салып утырганнан соң, шешәдәшен чүкеч белән “сыйлаган”

12-18 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 43 хәбәр кабул иткәннәр.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Чирмешән коткаручылары 13 ноябрь көнне бер машинага капкан утны сүндерергә барганнар.

02 12-18 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 43 хәбәр кабул иткәннәр.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында булган 5 юл-транспорт һәлакәтенең берсендә бер кеше үлгән – автомашина әйләнеп каплану аркасында Бөгелмә районы кешесенең – пассажирның гомере өзелгән. Калган дүрт очракта машиналарга гына зыян килә.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 84 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән. Үз авылдашы белән бергә спиртлы эчемлекләр салып утырып бәхәскә кергәннән соң, элек тә хөкем ителеп чыккан Лагерка авылы кешесе әлеге шешәдәшенең башына чүкеч белән берничә тапкыр сугып тән җәрәхәтләре ясый. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Билгесез адәм Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның акчалары, кесә телефоны һәм документлары белән сумкасын “чәлдергән”, шул сәбәпле җинаять эше ачканнар. Зыян күрүче сумкасын йортта торучы автомашина багажнигы өстендә  калдырган булган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе территориясеннән тимер коймалар урланган. Матди зыян күләме ачыклана, тикшерү бара.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 30 чакырту теркәлгән. 6 кеше ОРВИ белән авырып, берничә якташыбыз көнкүрештә имгәнү алып белгечләргә мөрәҗәгать иткән. Күпчелек чакыртулар хроник авырулар янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада газ исе килү, газ җиһазларын көйләү, төзәтү белән бәйле 45 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев